Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхи турында: “Могҗизалар ясап карыйсың да инде, йөрәк парәм”
Хәния Фәрихнең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина татар эстрадасының примадоннасына багышлап язылган китапка кунган күбәләкне фотога төшереп алган. Бу турыда ул Инстаграм битендә язган.
“Кояшымның соңгы китабына күбәләк килеп кунды. Могҗизалар ясап карыйсың да инде, йөрәк парәм. Кояшым, кояшым, күрәсеңдер, тоясыңдыр, синсез ничек авыр икәнен. Мин белмим, белмим, бу авыр хәсрәтләрнең иге-чиге юк бит, йөрәк парәм. Үзәкләрне өзеп киттең, вакытсыз киттең, кадерле булганнарны бәхетсез иттең”, - дигән Фирүзә Ибәтуллина.