Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Финляндиянең Исламия җәмгыяте рәисе Окан Дахер: “Татарлар уңышлы берләшүнең уңай үрнәге булып тора”

Хельсинки университетының татар теле һәм мәдәнияте дәресләре лекторы, Финляндия ислам татар җәмәгатенең шәрәфле президенты Окан Дахер “Интертат” укучыларына Финляндиянең исламия җәмгыяте, фин татарларының тарихы, тормышы, мәдәни үзенчәлекләре һәм берләшүләре, катнаш никахларның барлыкка килүе турындагы фикерләрен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Финляндиянең Исламия җәмгыяте рәисе Окан Дахер: “Татарлар уңышлы берләшүнең уңай үрнәге булып тора”

  • Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев якын киләчәктә Финляндия татарларының юкка чыгуын фаразлаган иде. Окан Дахер язмасы күпмедер дәрәҗәгә моңа җавап та.
<~>

Финляндиядәге татар азчылыгы җәмгыятькә тулысынча интеграцияләшкән

Татарлар уңышлы берләшүнең уңай үрнәге булып тора. Алар, эшчән ватандашлар буларак, Фин җәмгыятенә җайлаша, ләкин шул ук вакытта ябык җәмәгать булып кала. Татар җәмәгате читтән ярдәм алырга теләми, ләкин үз тотрыклылыгы аркасында сыйфатлы биналар алып, ике зиратны карап тора ала. Бу да яңа мөселман иммигрант төркемнәре өчен үрнәк була.

Татар җәмгыяте Финляндиянең тарихи һәм милли азчылыкларының берсе булып тора. Бүгенге көндә Финляндиядә чыгышлары белән төрки булган 700гә якын мөселман татар кешесе яши, аларның күпчелеге, 600гә якын кеше, Финляндия исламия җәмгыятенең (Suomen Islam-seurakunta) элеккеге Финляндия мөселман җәмгыятенең әгъзасы булып тора, ә 100 кеше, 1943 елда корылган Тампере ислам җәмгыятеннән. XIX гасырның икенче яртысы XX гасырның башларында бердәм тел һәм дини азчылык барлыкка килә. Аның әгъзалары, гомумән алганда, Идел буендагы Патша Россиясе заманындагы Түбән Новгород губерниясенең фин-угор, мордва һәм руслар белән күрше булган татар авылларыннан чыккан. Алар, кечкенә күләмдәге җирләргә ия буларак, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәннәр, ләкин тора-бара чәчүлек җирләре кими һәм файда китерми башлый. Сәүдәгәрлек өлкәсендәге эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бергә үзләре яшәгән төбәкләрдә башланып китә. Тора-бара сәүдәгәрлек сәфәрләре тимер юлы буйлап Санкт-Петербургка, хәтта Териоки (бүгенге Зеленогорск) аркылы Бөек Финляндия Кенәзлегенә һәм Выборгка кадәр барып җитә.

Яңа урын сәүдәгәрлек өчен бик уңай булып чыга. Иң башта татарлар йөреп- йөреп һәм базарларда сату алу белән шөгыльләнгәннәр, ләкин тиз арада сату урыннарын да булдырып куйганнар. Сәүдәгәрлек билгеле җирләрдә гамәлгә ашырылган эшчәнлеккә әверелүе белән, татарлар шәһәр һәм район үзәкләрендә тукыма, тегү һәм күрек кибетләрен булдырганнар. Тотрыклы керем татар гаиләләренең яшәвен гарантияләгән. Сәүдә элеккеге киртәләрне юк итә, үзара аралашуга этәрә һәм яңа мәдәни бәйләнешләр кора. Шулай итеп, гасырлар чигендә безнең илдә индивидуаль һәм гаиләви рәвештә кечкенә һәм бердәм мәдәни җәмәгать килешә башлый. Тормыш кору өчен җайлашырга кирәк булу сәбәпле, маргинализациягә урын булмый һәм шуның өчен татарлар фин җәмгыятенә бик тиз һәм органик рәвештә интеграцияләшә. Ана теленең корылышы һәм тавыш системасы фин телен хәтерләтә, шул сәбәптән, татарлар яңа телне бик җиңел өйрәнә. Шулай ук аларның яхшы күршеләре булган мокша-мордвалар финнарның туганнары дип санала.

Тамырларны саклап калу һәм катнаш никахларның барлыкка килүе

Беренче һәм икенче буын, хезмәт сөючәнлек, ихтыяр көче һәм үзара бердәмлек аркылы, җәмәгать кору өчен ныклы матди һәм мәгънәви нигез булдыра. Җәмгыятьтә тотыла торган гореф-гадәтләр, яшьләргә үз тамырларын, кемлекләрен һәм үз-үзеңне бәяләүне ачык рәвештә аңлауга китерә. Гаилә һәм туганнар белән булган тыгыз бәйләнеш бердәмлек һәм куркынычсызлык тойгысын бирә, бу да бөтен җәмәгатьтә уңай чагылыш таба. Ләкин, татар мәдәни мирасын тәрбияләү күп көч куюны таләп итә.

1939 һәм 1944 еллар арасында дәвам иткән сугышларда җәмгыятьтән 156 ир һәм 21 хатын-кыз катнаша. Финляндия бәйсезлеген һәм мәнфәгатьләрен саклап 10 фин татары сугышчысы һәлак була.

Фин җәмгыяте башлангыч этапларда ук балаларның урамдагы уеннарында һәм фин уен группаларында формалаша башлый. Гомум белем бирү мәктәпләрендә һәм гимназияләрдә балалар уку, мәктәп дуслары һәм аларның гаиләләре аркылы фин мәдәнияте белән тыгыз аралаша. Эшчәнлек тормышы нигезләре университетларда, институтларда һәм һөнәри һәм техник училищеларда салынып, кешенең тормыш шартларын киңәйтә. Күпчелек мәдәният зур йогынты ясый, ә катнаш никахларда ике мәдәниятнең көн саен һәм һәртөрле мәртәбәләрдә күрешүе ике телле гаиләләрне барлыкка китерә. Шулай итеп, җәмгыять әгъзалары, үз лингвистик һәм мәдәни мирасына, диненә һәм дә фин күпчелеге җәмгыятенең кыйммәтләренә таянып, баланслы рәвештә төзи.

Бай һәм тере тел

Фин татарларының ана теле татар теленең бер диалекты булып тора, дөресрәге, ул аның көнбатыш диалекты, мишәр татарчасы булып санала. Татар теле төрки телләрнең кыпчак тармагына карый, гаиләдә һәм җәмәгатьтә бу тел кулланылу сәбәпле, балалар аны беренче тел буларак үзләштерәләр. Ата һәм ана гына түгел, әби-бабайлар һәм туганнарның җавапчылыгы булган бала тәрбиясе, бөтен нәрсәнең нигез башлангычы булып тора. 

Телгә өйрәтү, җәмгыять тарафыннан оештырылган ял көннәре балалар уен группалары, шулай ук көз, яз һәм җәй ана теле курслары аркылы тормышка ашырыла. Иң элек яшьләр җәмәгать тарафыннан оештырылган чараларда катнаша. Мисал өчен, мәдәни җәмәгать тарафыннан оештырылган хор һәм театраль тамашаларда катнашуны әйтергә була. Гомумән алганда, аралашу, тыгыз гаилә һәм туганнар арасы бәйләнешләр һәм төрле чаралар ана теленең кулланылуының пропагандасы өчен бик уңайлы. Гадәттә, ана теле укытучылары җәмәгатьнең үзеннән билгеләнә, ләкин элегрәк өстәмә ресурс буларак Төркиядән чакырылалар иде. 

Җәмәгатьнең төрек һәм фин телләренең латин графикасы белән язылышына нигезләнгән үз язу ысулы бар. Ана телен өйрәнү, гомумән, бөтен телне өйрәнү өчен нигезне таләп икәнлеге ачык.

Фин теленең азчылык теленә ясаган зур йогынтысына карамастан, татар җәмәгате ачык һәм хәяти әһәмиятле лингвистик кемлеккә ия булып тора. Россия Федерациясе составындагы Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы булган Казан шәһәренең мәдәни түгәрәкләре белән булган мәдәни бәйләнешләр телне аңлауга ярдәмче булды. Йөз ел дәвамында телебез бер үк вакытта төрек һәм заманча Казан татар теле белән баетылды. Халыкара аралашуның (интернационализациянең) дәвам итүе белән җәмәгать дөньядагы бөтен татар җәмәгатьләре белән элемтәләр корды. Мисал өчен Швеция, Эстония, Төркия, Австралия һәм Америка Кушма Штатларындагы татар җәмәгатьләре белән булган элемтәләр ана телне куллану мөмкинлекләрен җитди рәвештә киңәйтте.

Финляндия татар җәмәгате бай һәм күптөрле мәдәни мираска ия. Халык җырлары һәм музыкасы җәмәгатьтә яши һәм әгъзаларны мәдәни һәм башка уртак чараларда берләштереп тора. Шулай ук татар әдәбияты классикларының әсәрләренә нигезләнгән театраль тамашалар да бик популяр. Фин татарлары үз әдәби әсәрләрен дә булдырдылар, шулар арасында җырлар, дин китаплары, шигырьләр һәм кайвакыт газет һәм “Мәхәллә хәбәрләре” журналында бастырылган әдәби әсәрләре дә бар.

Җәмәгатьнең бердәмлек рухы

Кечкенә җәмәгать өчен дин бик мөһим мәсьәлә булып тора. Беренче чиратта, бу кешенең көчле үз-үзенә ышанычы һәм шул ук вакытта әгъзаларны җыеп берләштерә торган ресурс та. Татарлар ислам динен X гасырда кабул иткән һәм Идел буенда яшәгән борынгы Болгар бабаларыннан мирас итеп алган. 1963 нче елда исем Финляндия ислам җәмгыятенә үзгәртелгән Фин мөселман җәмгыяте 1925 нче елда дини җәмгыятьләр реестрына кертелә. Бу да 1923 нче елда гамәлгә кергән беренче Дини азатлык кануны ярдәмендә мөмкин була. Чынбарлыкта, Финляндия ислам җәмгыятен рәсми рәвештә таныган беренче Европа иле булып тора. Җәмгыятьтән әүвәл 1915 нче елда Хельсинки мөселман хәйрия җәмгыяте корылган (Helsingin musulmaanienhyvantekevaisyysyhdistys), ул татар халкын берләштерүгә һәм аның мәсьәләләрен чишүгә ярдәм итә.

Җәмгыять ел дәвамында һәм яз лагерьләрендә мәктәп укучыларының дини тәрбия алуы турында кайгырта. Җәмәгать имамнары дини тәрбияне татар телендә бирә. 1960 елның урталарыннан бирле җәмгыять, имамнарны Төркиядән чакыра. Советлар Союзы таркалганнан соң, намаз уку, вәгазь сөйләү, никах һәм башка дини чаралар өчен, имамнарны Россия Федерациясенең татар җәмәгатьләреннән чакыра башлыйлар. Имам сайлау таләпләре, татар телен белү, яңа шартларга һәм фин җәмгыятенә җайлаша алуны үз эченә ала. Җәмгыять әгъзалары ирекле рәвештә җәмәгатьнең төрле вазифаларын да үз өсләренә алалар.

Җәмгыять дини оешма гына түгел, шул ук вакытта ул аның эчендә эшчәнлек күрсәткән мәдәни һәм спорт клубларына һәм дә мәдәни мираска матди һәм мәгънәви ярдәм итүче унитар, лингвистик һәм мәдәни җәмәгать булып та тора. “Финляндия төрекләр берлеге” (ФТБ) исемле мәдәни җәмгыять 1935 елда корылган, ә “Йолдыз” исемле спорт клубы 1945 елда. 1948 – 1969 еллар арасында татарларның Хельсинкида Төрек башлангыч белем бирү мәктәбе дип исемләнгән үз башлангыч мәктәбе дә була. Анда фин башлангыч мәктәбенең уку программасыннан тыш, татар теле, дин һәм төрки халыкларның тарихы дәресләре укытыла. Кыска бер дәвер эчендә анда төрек теле дә укытылган. Мәктәпкә, Хельсинки шәһәре һәм җәмгыять тарафыннан матди ярдәм күрсәтелгән Төрек башлангыч мәктәбен куллану ассоциациясе тарафыннан булышлык күрсәтелгән. Моннан тыш, Хельсинки, Тампере һәм Турку шәһәрләрендә җәмәгатьнең актив әгъзалары тарафыннан корылган башка мәдәни оешмалар эшләп килә.

Җәмгыять Хельсинки шәһәренең үзәгендә урнашкан. 1960 елда төзелеп беткән һәм үз күчемсез милеге булган бина мәчет, җыелышлар залын, аш пешерү бүлмәсен, җәмгыять офисын, клуб бүлмәсен, укытучы бүлмәсен, кечкенә китапханәне, ике укыту бүлмәсен һәм шулай ук җәмгыять шурасының һәм башка оешмаларның җыелыш бүлмәсен үз эченә ала. Моннан тыш, 1943 елда Ярвенпяа шәһәрендә иң төньяк мәчете булып саналган мәчет төзелә. Турку һәм Котка шәһәрләрендә намаз уку бүлмәләре корыла. Җәмәгать үз әгъзаларының күмелүе турында да кайгырта һәм Хельсинки белән Турку шәһәрендәге зиратларны саклап карап тора.

Мәдәни үзенчәлекләр

Мөһим дини бәйрәмнәр һәм кичке чаралар җәмәгать әгъзаларын уртак бәйрәмнәргә һәм, җәйге лагерь кысаларында оештырылган Сабантуй кебек милли фестивальләргә җыя.

Традицион мәҗлесләр һәм милли ризыклар татар мәдәниятендә мөһим урын алып тора. Араларында мәшһүр булган камыр ризыкларыннан пәрәмәч һәм ашлардан шурпа бар. Мәдәни җәмәгать, фин һәм татар телендә традицион ризыкларның рецептларын аш-су китабы итеп бастырып чыгарды.

Өлкән кешеләрне карау һәм аларны кайгырту татарларның социаль мәдәниятенең үзенчәлеге булып тора. Җәмәгать тарафыннан оештырылган атналык җыеннар лаеклы ялда булучылар һәм картлар өчен бер берсен күреп, аралашып, ял итү чыганагыдыр.

Икенче яктан, бергәләп хобби белән шөгыльләнер өчен, спорт чаралары яшьләрне җыярга ярдәм итә. Кышкы ял вакытында спорт клубы мәктәп балалары һәм аларның гаиләләре өчен кышкы лагерьләрне оештыра. Кайбер әгъзалар теннис һәм гольф белән шөгыльләнә. Спорт клубының “Йолдыз” футбол командасы Хельсинки дивизионыннан тыш, Финляндиянең яһүди (Маккаби) һәм гарәп (Сайкус) кебек башка азчылык командалары белән дустанә матчларда катнаша. Эстония татар җәмәгатенең футбол командасы Финляндиягә килеп китә, ә “Йолдыз”, дустанә ярышларда катнашу өчен, Алжир, Төркия һәм Татарстанда булып кайта.

Социаль катнашу

Финляндия ислам җәмәгате фин татарларының вәкили органы буларак эшчәнлеген алып бара. Аның шурасы рәистән, биш әгъзадан, аларның өч урынбасарыннан һәм җәмәгать имамыннан корыла. Җәмәгать һәм милли һәм халыкара дәрәҗәдә һәм дә Бөтендөнья татар конгрессы кебек төрле органнарда үз-үзен тәмсил итә. Җәмәгать әгъзалары Финляндия ил башлыклары рәислегендәге дәүләт визитларында һәм сәүдә миссияләрендә катнаша.

Фин татарлары диннәр һәм мәдәниятләр арасы диалогында актив катнаша. Җәмәгать, Финляндия хөкүмәте билгели торган, Этник мөнәсәбәтләр консультатив советында (ETNO), FIBLUL (Финляндиянең кулланышта булган кече телләр бюросында) һәм Финляндиянең диннәр арасы милли хезмәттәшлек форумында (CORE) катнаша. Моннан тыш, Финляндия Республикасы Президенты чакырган дини лидерларның күрешүләрендә катнашып килә.

Берләшү

Яңа социаль күренешләр һәм интернационализация йогынтысы астында, табигый буларак, җәмәгатьнең корылышы ун еллар эчендә үзгәреш кичерде. Әгъзаларның ил күпчелеге белән тыгыз аралашуы ике телле һәм ике мәдәниятле гаиләләрнең барлыкка килүенә китерде. Мондый гаиләләрдә азчылыкның телен һәм мәдәниятен саклау өчен җәмәгать тарафыннан күп көч куелуын таләп итә. Өлкән буын кешеләре еш кына, азчылыктан булучыларның фин конкуренция җәмгыятендә уңышлы булу өчен башкаларга караганда күбрәк тырышып эшләргә кирәклеген ассызыклап үтәләр иде. Алар, үз туган авылларындагы мәгарифне бәяли белделәр, һәм, шуның өчен, татарлар, балаларының Финляндиядәге укуларына инвестиция ясады. Финляндиядә мәгарифнең югары дәрәҗәдә булу сәбәпле, җәмәгать әгъзалары төрле дәүләт һәм муниципаль орган һәм корылышларда, һәм шулай ук бизнес өлкәсендә эшмәкәр яисә эшче буларак үзләренә кулланыш тапты. Җәмәгать әгъзалары Финляндиянең милли, мәдәни һәм икътисади килешүенә үз өлешләрен кертә.

Җәмәгатьнең яңа килүче иммигрантларга булган сүзем шул: азчылыклар үз телләрен, диннәрен һәм мәдәни мирасын сакларга тырышырга тиешләр. Шул ук вакытта сыгылмалы һәм конструктив формада Финляндия җәмгыятенә җайлашу һәм кануннарга буйсыну тиешле. Фин телен өйрәнү, белем алу һәм эшкә урнашуның мөһим аспект булуы табигый. Нәтиҗәле интеграция эзлекле һәм дәвамлы тырышлыкларны таләп итә һәм бер береңә булган хөрмәт һәм ачык диалогтан чыгыш ала. Үз мирасларына өстәмә буларак, кешеләр бай мәдәни мохиттән көч алырга тиешләр. Азчылыкларның тел белүләре һәм мәдәни белемнәре ил өчен, хәзердән үк, мәдәни һәм сәүдә мөнәсәбәтләрендә кулланыла торган ресурс булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100