Финляндиядәге татар җырчысы Җәмилә 10 еллык тәнәфестән соң кабат иҗатка кереште
«Күңелемдә ташыган җырларымны саклап үстердем. Инде хәзер аларны дөньяга танытырга вакыт җитте», - ди Җәмилә.
Финляндиядә яшәүче татар җырчысы Җәмилә, 10 еллык тәнәфестән соң, кабат иҗат итүгә керешкән. Шушы көннәрдә ул яңа җырын тәкъдим итте.
«Кадерле дусларым! Ун еллап мин дәшми тордым. Ләкин иҗат утым сүнмәде. Күңелемдә ташыган җырларымны саклап үстердем. Инде хәзер аларны дөньяга танытырга вакыт җитте. Бу җырларым эчке хис-тойгыларыма манылган, ә музыкасы сүз белән әйтеп булмаган, ләкин әйтмичә дә калдырырга мөмкин булмаган җан тибрәнүләрен белдерә», — ди Җәмилә.
«Интертат»ка 2017 елда биргән интервьюсында Җәмилә иҗаттан туктавын аңлатып, үзен Татарстанга кирәксез дип уйлавын әйткән иде. «Әгәр дә Татарстан минем белән элемтәдә күбрәк булса, минем белән алга таба да кызыксынсалар, мин татар халкы өчен, яшьләр өчен тагын да эшләгән булыр идем», — дигән иде ул вакытта Җәмилә.
Соңгы елларда Җәмилә ялгыз булды, ире Ирханнан аерылган иде. Бер ел элек ул кабат кияүгә чыкты, хәзерге ире — Мәскәү музыканты Ренат Бакиров. Җәмиләнең яңа клибында Ренатны да күрергә мөмкин.