news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Финик җимешеннән тәмле һәм файдалы эчемлек рецепты

news_top
Финик җимешеннән тәмле һәм файдалы эчемлек рецепты
Фото: Гөлнара Галимуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су остасы Гөлнара Галимуллинадан хушаф рецептын тәкъдим итәбез.

Финик җимешеннән эчемлек – хушаф ясау өчен 1 литр сөт, 30 данә финик җимеше (төшен алырга), чеметем генә тоз кирәк була.

Бу масса кайнап чыккач, сүрән утта 5-6 минут тотарга. Шикәр комы да, бал да салырга кирәкми. Бүлмә температурасында суытырга, аннары блендер белән тугларга.

«Шундый тәмле эчемлек була. Суынган саен тәмлерәк. Бик файдалы да, сез дә эшләп карагыз», – дип яза аш-су остасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар