Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Финанс пирамидалары: кеше нигә акчасын алдакчыларга ышанып тапшыра?

Соңгы берничә елда Татарстан судларында финанс пирамидалары эшчәнлегенә бәйле берничә эш буенча хөкем карары чыгардылар, тагын берничә эш буенча процесслар бара. 2015 елда кузгатылган эшләр буенча тикшерүләр әле хәзергә кадәр дәвам итә. Бу эшләрдән билгеле булганча, китерелгән зыян йөзләрчә миллион белән исәпләнә. Шуңа да карамастан, кешеләр, зур табыш алу хыялы белән, үз акчаларын җыен алдакчыга биреп җибәрә тора.

news_top_970_100
Финанс пирамидалары: кеше нигә акчасын алдакчыларга ышанып тапшыра?

“Гражданнардан гариза кабул иткәч, бездә кайсы да булса оешманы тикшерү өчен хокукый нигез барлыкка килә. Оешма эшләгән вакытта, аның финанс пирамидасы булу-булмавы хакында әйтү кыен”, - дип сүзен башлады Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Иктисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең гамәлдәге хезмәткәре. Билгеле сәбәпләр буенча, без аның исемен атый алмыйбыз.

Пирамидалар төзелеше

Юридик зат теркәп, офис ачу һәм хезмәткәрләр яллау, шулай ук кешеләрдән кертемнәр җыеп, аларга теләсә никадәр күләмдә табыш вәгъдә итү закон буенча тыелмаган. Соңгы еллардагы тәҗрибәдән чыгып, төрледән-төрле пирамидалар һәм кулланучылар кооперативлары кертемчеләргә вәгъдә иткән процентлар үлчәме 19 дан, ышанырга да кыен, 150 гә кадәр булуы билгеле.

Кагыйдә буларак, оештыручылар җыелган акчаны расчет хисабына салалар, йә займнар итеп өләшәләр, йә нинди дә булса бизнес өчен тоталар, ә табыштан кертемчеләргә процент түлиләр.

Бу - табыш алуның законлы ысулы, ләкин шул ук вакытта алдау схемасы да. Төп аерымлык шунда – пирамидалар акчаны хисапка салган һәм займ биргәндәй кыланалар, йә чыннан да, рәвеш өчен генә, берәр мөһим булмаган эш башкаргандай итәләр. Ләкин бу эштән кергән табыш барлык кертемчеләрне дә канәгатьләндерә алмый.

Теләсә нинди пирамиданың эш принцибы: кеше 100 сум алып килә, киләсе айда аңа 20 сум бирергә вәгъдә итәләр. Шул ук вакытта тагын башка кеше килә һәм 100 сум бирә - аның 20 сумын алып, алдагы кешегә түлиләр. Өченче кеше белән дә нәкъ шулай ук була - шул рәвешле ике-өч мең кертемче җыелганга кадәр.

Башкача әйткәндә, пирамида акча эшләми, ул кертемчеләргә башка кертемчеләрнең акчасын бирә. Шул вакытта акчаларның бер өлеше, әлбәттә инде, оештыручыларның кесәсенә агып тора.

“Тикшерүнең бердәнбер ысулы - кешедән алынган акчаның нәрсәгә сарыф ителгәнен белү. Финанс пирамидалары ягыннан караганда идеаль очракта  - кешеләр акчаны кооперативка, йә Ачык акционерлык җәмгыятенә алып килә. Соңрак бу акча расчет хисабына күчә, шуннан беркөнлек фирмага китә һәм аны, банктан алып, реаль акчага әверелдерәләр. Ә кешеләргә акча ниндидер бизнеска кертелде, дип әйтәләр. Ягъни моны тикшерү бик җиңел”, - дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Тик мошенниклар бер урында гына утырып тормый шул - үз эшчәнлекләрен яшерү өчен, алар әледән-әле яңа ысуллар табып тора. Бөтен ил буенча офислар ачалар һәм акча башка өлкәләргә ага башлый. Ул өлкәдән акча, пирамида хезмәттәшлек итә торган ялган фирма урнашкан, чираттагы башка өлкәгә күчә. Бу тикшерү процессын озынайта.


Трейдерлар - уңышсызлыкмы, йә алдан уйланган хисапмы?

Тагын да катлаулырак очрак трейдерлар белән барлыкка килде. Аларның законсыз эшчәнлеге “финанс пирамидасы” төшенчәсенә туры килә.

“Принципта, “финанс пирамидасы” төшенчәсе мәгънәсенә, зур процентлар түләү вәгъдә итеп, кешеләрдән акча җыйган теләсә кайсы очрак туры килә. Чыннан да биржада, оешмалар аша сату итүче трейдерлар бар. Мин, барлык трейдерлар да  - мошенник, дип әйтергә җыенмыйм. Ләкин халыктан бик күп акча җыеп, аларның һәрберсе нульгә чыгып, безгә гариза язганнары да бар. Кайсыбер вакытта бер трейдерга 30 гариза язылган очраклар була. Әгәр трейдер, бер, ике тапкыр зур акча оттырганнан соң, бу аның эше булмавын тоеп, туктаса, аңлар идем. Ә бит монда 30 тапкыр зур сумма оттыру”, - дип билгеләп узды полиция хезмәткәре.

Мәсәлән, Казанда бер трейдер танышларын 100 миллион сумга алдаган. Шул ук вакытта ул, сирәк кенә очракларда, берникадәр сумма түләгән дә булган. Дөресен генә әйткәндә, ул яңа клиентлар барлыкка килгәндә генә, алдагыларына түләгән. Пирамиданың типик принцибы. Хәзер аның эше судта йомгаклау стадиясендә. Кызганычка каршы, оперативниклар аның бернинди дә милеген таба алмады. Ул бик яхшылап яшергән булырга мөмкин. Йә милеккә берни дә алмыйча, бар акчасын тотып бетергән.

Эш шунда, әгәр ситуация валюта базарына кагыла торган булса, сату-алу чит илдә теркәлгән оешмалар аша башкарыла. Бу вакытта оперативниклар чит илгә мөрәҗәгать итә - аларда шундый трейдер бармы, биржада уйнаганмы, аның тарихы нинди икәнен белешә.

Сүз уңаеннан, кредит-кулланучы кооперативларында (кредитно-потребительский кооператив) трейдерларның, кагыйдә буларак, “сарафан” радиосы була. Бер күрше икенчесенә ничек итеп баеганын сөйли. Өстәвенә, бу кешеләр махсус алдаучылар да, чын кертемчеләр дә булырга мөмкин. Күбрәк акча җәлеп итү өчен, теләсә кайсы пирамида башлангыч этабында намус белән процентлар түләп бара.

Алдакчылар ятьмәсенә төрле яшьтәге кешеләр эләгә. Әгәр кредит-кулланучы кооперативы булса, гадәттә, бирегә олы яшьтәге кешеләр туплаган барлык байлыкларын алып килә. Шунысы кызыклы, эш инде судта булып, пирамиданы оештыручыны мошенник буларак хөкем итсәләр дә, пенсионерлар үз акчаларын барыбер кооперативка илтә, тик башкасына гына.

Трейдерлар белән тарихка еш кына эшмәкәрләр эләгә. Оперативник сүзләре буенча, бер эшмәкәр теләсә нинди сумманы ике тапкыр арттырырга вәгъдә иткән трейдер турында ишетеп алган. Нәтиҗәдә, эшмәкәр 10 миллион сумыннан колак каккан.

Пирамидага “кадәрге” һәм аннан “соңгы” тормыш

“Минем шәхси фикерем буенча, кешеләрнең тормышы пирамидага “кадәрге” һәм аннан “соңгы” өлешкә бүленә. Чөнки кемдер фатирын сатып, барлык акчасын пирамидага илтә, олы яшьтәге берәү гомер буе җыйган байлыгын кертә, һәм барысын да югалта. Аларның тормыш сыйфаты начараю табигый хәл.

Гаризалар язалар, катлаулы хәлне тасвирлыйлар, инвалид булган килеш, бөтен акчамны илтеп салдым, диләр. Мәсәлән, “Мин хәзер эшләмим инде, җыйган байлыгымны кайтарырга ярдәм итүегезне сорыйм. Чөнки минем яшәр урыным юк, дәвалану өчен акча кирәк”, дип язалар. Шуны укып, аңлыйсың - кеше чыннан да бик катлаулы хәлдә калган, ахыр чиккә җиткән”, - дип сөйләде  Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең гамәлдәге хезмәткәре.

Зыян күрүчеләр шикләнелүчене йә хөкем ителүчене үзләре яклый башлаган очраклар да сирәк түгел. Кешеләр, мошенник аларның акчасын кайтарыр, дип ышана, аның биргән вәгъдәсен үтәвендә шикләнми.

Күпчелек очракта схема мондый: пирамида акча түләми башлый - кертемчеләр полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Ә әлегә алданырга өлгермәгән кертемчеләрнең түләве соңрак, мәсәлән өч айдан, ди. Менә шуннан соң, икенче төркем полицияне гаепли тотына - сезнең аркада оешма акча түләми башлады. Ә бит чынлыкта барысы да күпкә алданрак башланган.


Акчасын пирамидага илтүчене ничек туктатырга?

Кешеләрнең намус белән хезмәт итеп тапкан акчаларын ышанычсыз оешмаларга илтүенең сәбәбе - җиңел юл белән һәм тиз арада зур сумма табу хыялы. Кертемчеләрнең гамәлләрен Казан федераль университетының Дефектология һәм клиник психология кафедрасы доценты Илдар Абитов шулай аңлатты.

“Фикерләү хаталары дип аталган когнитив хаталар бар. Болар кешеләрнең бирелгән мәгълүматны дөрес бәяләмәвенә һәм аңа критик яктан карамавына китерә. Моңа аларның ниндидер зур сумманы бик тиз арада табу теләге дә йогынты ясый - вәгъдәләр шуңа нигезләнеп төзелә. Икенчедән, мондый мәгълүматны анализлау тәҗрибәсе булмау. Кешеләр ниндидер үзенчәлекле алдауга ышана - псевдоматематик ысуллар файдаланып, мәгънәсе булмаган цифрлар күрсәтеп исбатлаганда, алар пирамида табыш китерәсенә ышана”, - диде Илдар Абитов.

Психолог сүзләре буенча, карар кабул итүгә әйләнә-тирәлек тә йогынты ясый. Мәсәлән, кулланучылар кооперативларында күмәк җыелышлар уздырганда, оештыручылар статистика мәгълүматлары китерә, кертемчеләрнең күпчелеге аларны мактый, табышлары белән мактана.

Шул ук вакытта, Илдар Абитов раслаганча, акчасын теләсә кая илтергә әзер булган кертемчегә туганнары да ярдәм итәргә мөмкин. Алар белән киңәшеп алу да җитә - баеп булырмы-юкмы. Күмәк җыелышка бармаган туганнар тәнкыйть күзлегеннән карап, хисләргә бирелмичә фикерли ала. Алар кертемчегә мондый карарның хаталы булуын аңлатырга мөмкин. Потенциаль пирамида оештыручыларның йогынтысын бетерү өчен, туганнар хисләр, аңлатулар файдалана ала.

Тикшерү эше

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары ике оешма - төп офисы Казанда урнашкан “Центральная Сберкасса” кооперативы һәм үзәге Хабаровскида булган офислар челтәреннән торган “Приволжский фонд сбережений” кооперативы эшчәнлеген күзәтә.

“Центральная Сберкасса” да бөтен ил буенча таралган инде. Зыян күрүчеләрнең саны иң күбе Татарстанда түгел. Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, акчалар турыдан-туры аффиллированный фирмаларга китеп барган. “Приволжский фонд сбережений” белән эш катлаулырак.

“Фондның эше акчаны төзелешкә кертүгә корылган, шулай ук башка затларга займнар биргәннәр. Биредә статьяны исбатлау белән билгеле бер кыенлыклар килеп чыкты, чөнки ул бераз гына булса да чын бизнеска охшаган иде. Чыннан да займнар бирелгән, төзелешкә акча кертелгән. Хәзер документларны өйрәнү процессы, финанс экспертизалары бара. Алар бу бизнесның никадәр дәрәҗәдә чын булганын, кешеләргә нәрсә хисабына табыш түләнгәнен белергә ярдәм итәчәк”, - диде оперативник.

Сүз уңаеннан, “Центральная Сберкасса” сайтында оешма банкротлык стадиясендә - бу сорау белән Татарстан Арбитраж суды февраль уртасында шөгыльләнәчәк, дип хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе экспертлары искә төшерә: түләүсез сыр - тычкан капкынында гына була, җиңел табыш артыннан куып, бер минутта барлык тупланган акчаны югалтырга мөмкин. Бу акчаларны кайтарып булмау ихтималы бик зур.

Дөреслекне исбатлау процессы бик тә озак дәвам итә. Мәсәлән, “Финанскредит” пирамидасы буенча җинаять эшен тикшерү һәм суд барган вакытта кертемчеләрдән унөч кеше вафат булуы билгеле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100