Россиянең финанс министры Антон Силуанов Мәскәү финанс форумындагы чыгышында бәяләр артуга карата фикерен белдерде. Аның чыгышыннан өзек социаль челтәрләрдә таралды.
«Интернетта инфляция турында укыган идем. Анда дөрес фикер язылган. Бернәрсә дә сатып алмасаң, бәяләр нормаль. Барысы да аңлашыла бит?» – диде ул.
«Бу – чыннан да финанс министрымы?», «Кешедән көлә», – дип, министрны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Шул ук вакытта «министрга шаяртырга ярамыймыни, ул бит инде цитатаны гына кабатлаган» дип, аны яклаучылар да җитәрлек.
Кичә исә журналистлар Россия президенты ярдәмчесе Максим Орешкиннан: «Доллар кайчан туктаячак, яки рубль үсәчәкме? Кайда чик?» – дип сорадылар. Максим Орешник: «Кайчан да булса», – дип җавап бирде.
Социаль челтәрләрдә: «Аңа кызык», «Аңа аерма бармыни курсның нинди булуында – аның акчасы җитә бит», «Ә бу кеше чыннан да белгечме?», «Гений икән бу», – дип Орешникны орышканнар.