Фин татары Җәмилә Низаметдин: «Яңа җырларымны Рөстәм Миңнехановка тыңлатыр идем»
Җырчы Җәмилә Низаметдин кабат иҗат итә башлады. Узган атнада Ютубта аның "Әнием" дип аталган яңа клибы дөнья күрде, аңа кадәр ул тамашачыларына "Мин сине яраттым" җырын тәкъдим итте. Яңа альбомы да чыгарга тора. "Татар-информ" хәбәрчесе альбомны беренче булып тыңлау бәхетенә иреште.
Җәмилә, иҗатың элек тә үзгә иде, ә яңа альбомың бөтенләй үзенчәлекле булган. Татар тыңлаучысы өчен ят яңгыраш. Татарлар бу музыканы аңлар дип уйлыйсыңмы?
Минем альбомда джаз, рок, блюз элементлары, негритян соулы, рок, фин этносы бар. Аны татарлар өчен генә чыккан альбом димәс идем, ул татар телле аудиториягә генә йөз тотып эшләнмәгән.
Өлкән буын кешеләре тагын ачуланыр инде, элекке җырларны җырламаган диярләр… Әлбәттә, элекке моңлы җырлар затлы, ләкин алар белән яшьләр арасына кереп булмый шул, аларны чит ил кешеләре тыңламый.
Соңгы елларда татар музыкасын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү омтылышлары күп булды. «Үзгәреш җиле» проектын гына алыйк. Элвин Грей да шул хыял белән йөри. Синдә дә дөньякүләм дәрәҗәсенә җиткерү омтылышы сизелә.
«Үзгәреш җиле» уңышка ирешмәде дип саныйм, чөнки проектта татарлар юк диярлек, бөтен аранжировкаларны яһүдләр эшләде. Син үзеңне яки мине күз алдыңа китереп кара: мин яһүдләр иленә барып, аларның көйләрен җырлый башлыйм, ди. Җырлый алмас идем мин аларны, бернинди яңалык кертә алмас идем. Шуңа «Үзгәреш җиле» дә яңалык кертмәде. Аларның кызыклы композицияләре бар, тик алар 80нче елда эшләнгән композицияләр кебек ишетелә — шул ук скрипкалар, баяннар… Миңа калса, «Үзгәреш җиле»н дөньякүләм танылган татар музыкантлары белән эшләргә кирәк иде, ул вакытта супер булыр иде.
Ә заманча татар эстрадасына килгәндә, алар бизнес ясый. Һәр җырга бер үк төрле аранжировкалар ясала, барысы да тиз эшләнә һәм халыкка тәкъдим ителә. Ә халык күп нәрсәне аңламый. Мәсәлән, Тямаев моңлы җырлый, диләр. Моңны пентатоника белән бутыйлар, ахрысы…
Бездә 20 ел әүвәл ничек булган, шулай ук калган, эксперимент ясарга, үз йөзеңне эзләргә ирек бирмиләр. Ирек булганда гына яңа дулкын киләчәк. Эстраданың яңа теле булырга тиеш. Үсәргә ирек бирегез! Мәликәне нигә югалттыгыз? Ул супер җырчы иде. Зәйнәп Фәрхетдинованы да этно җырчы буларак үстереп була иде. Ә хәзер без бөтен проектта Винера Ганиева һәм Салаватның укучыларын гына күрәбез. Винера Ганиеваның опера җырчысы икәнен аңларга кирәк, поп музыка операдан аерыла. Нәкъ менә заманча музыканы белгән укытучылар кирәк анда. Винера Ганиеваларга аксакал булырга, яшьләргә мөмкинлек бирергә вакыт.
Инде минем альбомга килгәндә, аны яратучы да, яратмаучы да булыр, ләкин альбомны ошатмаган кешеләргә: «Бу синең проблема, үсәргә кирәк», — дияр идем. Миндә иҗат белән бәйле бернинди амбицияләр юк, чөнки мин бизнес белән шөгыльләнмим, ә иҗат итәм. Сәхнәгә ун ел чыкмаска мөмкинмен, ләкин мин иҗат юлында.
Үз халкына да, дөнья халкына да ярар өчен татар музыкасы нинди булырга тиеш?
Идеяле музыкантларны алырга кирәк, ә коммерциялене түгел.
Безгә дә, сезгә дә ошасын өчен, беренче чиратта заманча җыр булырга тиеш. Икенчедән, алтын урталык, ягъни заманчалык һәм татар элементлары. Аны эшләр өчен бөек профессионализм кирәк. Заманча да булсын, моң да юкка чыкмасын, татарча да булсын. Без аны эшләргә тырышырбыз.
Тагын шунысы да мөһим: бездә лейбл белгечләре юк, шоу-бизнесны үстерү юк. Без дә Америка аркылы эшлибез.
Җәмилә, альбомыңны иҗат иткән төркем белән таныштыр әле.
Миннән һәм Ренат Бакировтан кала төп катнашучы, мөгаен, Виталий Фараоновтыр. Ул безнең мастер, инженер, яңгырашны көйләде. Ул хәзер Голливудта төпләнде, әмма бу пандемия аркасында Мәскәү белән Америка арасында йөри. Без аның лейблы астында утырабыз дияргә була.
Яшь җырчы Илнар Шәрәфетдинов та катнашты. Фин музыкантлары Марко Варис, Яппе Вилпонен кушылдылар. Танылган баянчы Сергей Репин да ярдәм итте. Казанда яшәүче баянчы Илнур Ганиев белән дә эшләдек.
Минем әле баянчы Айдар Гайнуллин белән авторлык хокуклары буенча проблема булырга тора. Ул бергә яздырган альбомыбызны чыгарган, тик миңа бернәрсә дә әйтмәде. Ренатның Голливудтагы дусты белән сөйләшеп, авторлык хокуклары буенча мәсьәләне ачыкларга җыенабыз.
«Ренат — мультиталант»
Ренатка кияүгә чыгуыңны беләбез (Җәмиләнең ире Ренат Бакиров музыкант, аранжировкалаучы — ред.). Без аңа рәхмәтле, чөнки аның белән бергә син кабат иҗатка кайттың. Бергә иҗат итә башлагач, иҗади «җеннәрегез»нең туры килмәгән чаклары булдымы?
Юк, булмады. Без аның белән бер дулкында. Мин аны бик озак көттем диясем килә. Дөресен әйтим: Татарстанда укыганда ук артистлар арасына сыя алмый идем. Миңа шул ук вакытта аларның яңгырашы начар булып тоела иде, ниндидер яңалык тели идем. Ренат шул яңалыкны алып килде. Ул мультиталант. Син аның гитарада ничек уйнаганын күрсәң! Андагы энергетика! Бер генә нәрсәгә аптырыйм: татарлар шундый кешеләрне куллана белми…
Иҗат процессы ничек бара?
Миндә, мәсәлән, шигырь туа, ди. Мин ул шигырьне Ренатка укыйм һәм аның нинди стильдә булырга тиешлеген төгәл әйтәм. Без синтезаторга утырабыз һәм мин аңа ритм бирәм яки биеп күрсәтәм. Ул бу вакытта шигырь эченә керергә, ритмны аңларга тиеш. Шуннан соң ул фонограмманы уйлый башлый, 7-8 көн башында әйләндереп йөри. Мин эшкә китәм, эштән соң кайтам, ул кич миңа күрсәтә. Аннан соң без җырга кемне чакырасын, нинди инструментлар уйнарга тиешлеген уйлыйбыз. Фонограмма эшләү бер ай бара, аннан без аны тыңлыйбыз. Нәрсәдер дөрес түгел икән, алыштырабыз. Аннары вокал, бэк-вокаллар яздырам.
Ренат язмышыңда очраклы бүләкме, әллә Аллаһтан сорап ялварып алган бәхетеңме?
Ренат язмышымның бүләге дип уйлыйм. Билгеле, Алладан да сорадым, миңа туры юлны күрсәт, дөрес кешене бир, эчке халәтемне, эчке теләгәннәремне ирештерә ала торган кешене бир дип сорадым. Бу иҗатка кайтуымны да уйлап әйтелгән сүз.
Ничек таныштыгыз? Ничек аралаша башладыгыз?
Без бер-беребезне күптән белә идек. Мәскәүдә дә юллар кисешкән булды бугай. Фейсбукта да өч ел таныш идек. Иҗат турында күп сөйләшә идек, бер-беребезгә чил ил музыкасын җибәреп, фикер алыша идек.
Аннан берара аралашмыйча тордык. Бу чорда миндә шундый күп җырлар туды һәм мин Ренаттан ярдәм сорадым. Җырлыйсым килә, дидем. Ул бергә эшләргә тәкъдим итте, мин әле генә студия алдым, диде.
Тик мин Казанга да, Россиягә дә кайтып йөри алмыйм, чөнки эшлим. Әйдә, син Хельсинкига кил, бүлмә бирәм, шунда эшләрсең, дидем. Мин эшкә йөрермен, ә син эшлә, дидем. Ул килде һәм безнең арада мәхәббәт тә туды.
Шулай җиңел генә булдымы? Син гафу ит, Җәмилә, ләкин минем әби бу урында сорап куяр иде: Ренатка чит илдә эш булдымы соң?
Ренат, бик танылган музыкант оештырган кастингта катнашып, үзен соло-гитарада иң оста уйнаучы буларак күрсәтте. Мин аны фин музыкантлары белән таныштырдым. Хәзер Ренат финнар белән бергә концертларда эшли. Хәзер фин телен дә өйрәнә. Әбиеңә шулай дип әйт.
Ни өчен ул синең янга күченеп килде, ә син аның янына түгел?
Мин инде Россиягә кайтып яшәрлек кеше түгел. Туган ягым Финляндия, ярты гомеремне монда яшәдем. Туган илең ул — балаларыңны тапкан җир, балаларың белән яши ала торган җир. Балаларымны күрмәсәм, мин бер-ике көн дә тора алмыйм. Юк, юк, мин анда кайта алмыйм.
Улларың ни хәлдә, Җәмилә?
Улларым Аллага шөкер. Улларым — минем өч алтыным. Мин тилергән әни, улларым армиядә булганда да, «ашадыгызмы, эчтегезме, йокладыгызмы», дип сорап тордым. Диңгез флотында хезмәт иттеләр. Без беренче ирем белән аерылгач, Җәмилә улларын ташлап киткән икән дигән сүзләр йөрде. Дошманнар һәм дошман булмаган кешеләр, хәтта кайбер артистлар шул сүзне сөйләде. Балалар гел минем белән яшәде. Хәзерге вакытта уртанчы малаем әбисе белән яши, чөнки ул олыгайды, аңа ярдәм итәргә кирәк. Төпчегем Камилем күченеп чыкты, күршедә яши, мин тәрәзәдән уты янамы икән дип күзәтәм. Тимер безнең белән дә яши, кайвакытта дус кызында да кала.
«Авыру кешеләргә ярдәм итсәм, бу миңа рәхмәт белән әйләнеп кайтыр, дидем»
Җәмилә, иҗат турында тәмләп, тәфсилләп сөйлисең… Шуңа уйлап куйдым әле: син бик озак еллар иҗаттан туктап тордың. Ничек түздең?!
Түздем, түздем, җаным. Түзәргә балаларым ярдәм итте. Мин хәмширә профессиясенә укырга киттем, чөнки балаларымны үстерергә, аякка бастырырга кирәк иде. Әгәр хаста кешеләргә ярдәм итсәм, бу миңа рәхмәт белән әйләнеп кайтыр дигән уй белән йөрдем…
Ничә ел гомерем әрәмгә үткән дигән үкенү булмадымы?
Юк, үкенү булмады, чөнки җырлау, язу ул бик гүзәл, яхшы әйбер, ләкин мин бик күп кешегә ярдәм иттем. Билгеле, күп хаста кешеләр кулымда үлде. Авырулар белән эшләгәндә, аларның күзләренә бакканда, тормышка башка төрле карыйсың. Һәркөнне «рәхмәт, Аллаһым» дип яши башлыйсың, башка төрле планнар корасың. Ул бөтенләй башка яшәү иде.
Үлгәч, аларны юганда, мөселман булсынмы ул, мөселман булмасынмы, уйлыйсың: и Аллаһым, бу кеше дә бала булган, бу кеше дә минем яшемдә булган, ә хәзер кеше юк. Бер-берсе белән орышмыйча гына, бер-берсен яратып кына яшәсен иде кешеләр, дисең.
Һәм кире иҗатка кайту нинди хисләреңне кузгатты?
Студиядә эшләү процессын шундый яратам! Ләззәт тоям. Әле моңарчы инстаграмда юк идем, ике ай элек инстаграмга кердем. Ә инстаграмда һәрвакыт җырчыларның язулары килеп чыга. Алар шундый күп, хәтта тамашачылар да алардан азрак кебек тоела башлады. Ә мине кем тыңлар икән дигән сорау барлыкка килде. Чөнки инстаграмда 5 яшьлек бала да Тямаевның җырын «гомер үтә, яшьлек үтә» диеп җырлый. Ә кайда соң тамашачы?
Аннары, мин артистларның берсен дә якыннан белмәгәнемне аңладым. Уртак концертта очрашсак, алар миңа, мин аларга ничек карарбыз икән дип куркып калдым.
Син хәзерге татар артистларыннан кемнәрне тыңлыйсың?
Илнар Шәрәфетдинов, ул минем фаворит. Ришат Төхвәтуллинның бер-ике җырын, Башкортстаннан Айдар Рәкыйповны. Иң яраткан җырчыларым — Мәликә һәм Зәйнәб Фәрхетдинова. Тик Зәйнәбнең яңа җырлары бар микән? Гүзәл Уразова ошый миңа, кайвакытта аны да тыңлап алам. Күптән түгел үземә Илнар Мирановны, Эльза Заярины ачтым. Бик яхшы!
Үзеңне бәхетле иҗатчы дип саныйсыңмы? Бәхетле иҗат төшенчәсе синең өчен нәрсә ул?
Үземне бәхетле иҗатчы дип санамыйм, чөнки мин татар иҗатчылары тусовкасындагы кеше түгел. Мин шуның өчен бәхетле була алмыйм. Ә алар эшләгән нәрсәне мин эшли алмыйм.
Бәхетле иҗат төшенчәсе нәрсә ул? Әгәр дә сине күп кеше аңлый икән, сине күп кеше кабул итә икән, менә шул инде бәхетле иҗат.
«Мин татар, диегез дә бетте-китте»
Әйдә хыялланабыз, Җәмилә. Иртәгә альбомыңны тәкъдим итәсең. Кайда тәкъдим итәсеңне сайла, күпме кирәк шулкадәрле акча бирәбез, бөтен хыялларыңны тормышка ашырабыз дисәләр, кайда дип әйтер идең? Кайсы шәһәрдә, илдә, сәхнәдә тәкъдим итәр идең?
Билгеле, Казанда. Андагы нинди дә булса яхшы сәхнәдә, Камал театры да ярый.
Әгәр дә «Җәмилә, бу альбомны бер генә кешегә тәкъдим итәргә кирәк» дисәләр, кемне сайлар идең?
Рөстәм Миңнехановны.
Концертыңа нинди мәгънә салыр идең?
Ул мәгънә минем «Мишәркәем» җырында бар. «Аермагыз татарга, аермагыз мишәргә — һәммәбез дә бер татар». Йөрмәгез инде кычкырып, «Мин мишәр, мин каймак», - дип. Мин татар диегез дә бетте-китте.