Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фин татары Дәниз Бәдретдин Финляндиянең НАТОга керүе уңаеннан фикерен белдерде

«Бу вазгыять кешеләрнең фикерләрен үзгәртте», – диде музыкант.

news_top_970_100
Фин татары Дәниз Бәдретдин Финляндиянең НАТОга керүе уңаеннан фикерен белдерде
Михаил Захаров/архив

Финляндия татары, музыкант Дәниз Бәдретдин Финляндиянең НАТОга кабул ителүен әйтте.

«Фин халкы, гомумән алганда, шактый үзенчәлекле. Гадәттә, беркем белән дә оешмаларга кермәгән ил, Европа Берлегеннән гайре. Хәзерге вазгыять – Россия белән Украина арасындагы конфликт аркасында, күпчелек Финляндиянең НАТОга керүе яклы булды. Шуның өчен бу процесс башланды», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, киләчәктә Россия белән Финляндия арасында нинди мөнәсәбәтләр булачагы билгеле түгел. «Руслар һәм финнар бер-берсе белән яхшы аралаша, ләкин бу мәсьәләне тудыручы сәясәтчеләр аны аңламый. Чынлап та, бу конфликт кешеләрнең фикерләрен үзгәртте», – диде ул.

  • Төньяк Атлантик килешү оешмасы, НАТО, Төньяк-Атлантик Альянс – хәрби-сәяси оешма. 1949 елның 4 апрелендә АКШта барлыкка килә. Шул вакытта НАТОга АКШ, Канада, Исландия, Бөекбритания, Франция, Бельгия, Нидерландлар, Люксембург, Норвегия, Дания, Италия һәм Португалия керә. Хәзерге вакытта НАТОга 31 ил кергән.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100