Фин татарлары ярдәме белән исән калган Зәйтүнә Хөсәенова тарихы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында ТР фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары - инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе, Финляндиядәге Миехиккала (Miehikkälä) концлагерендә балигъ булмаган элеккеге тоткын Хөсәенова Зәйтүнә Борһан кызы үзенең сугыш еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
- Республикада фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары иҗтимагый оешмасы 1996 елның 11 апрелендә оештырыла. Зәйтүнә Хөсәенова — бу оешманың рәисе. Сугыштан соң оешмада 600 кеше булса, хәзер — 156, аларның 78е Казанда яши. Оешма әгъзаларының яртысы инвалид.
Зәйтүнә Борһан кызының әти-әнисе Бөек Ватан сугышына кадәр Куйбышев районының Ямбакты авылында яшәгән. 1939 елда Финляндия белән сугыштан соң, финнар СССРга зур гына территорияләрен бирәләр. Совет хөкүмәте буш торган җирләрне үзләштерү өчен күп балалы гаиләләрне җибәрә башлый. Ямбакты авылындагы 19 гаилә, чакыру буенча Карел-Фин ССРга күченеп китә.
Үзләре белән мал-туар, сарык, кош-кортларын да алып китәргә рөхсәт ителгән була, — дип сөйләде Зәйтүнә ханым. — Безнең гаилә Фин АССРының чик буе зонасындагы Куркиев районының Мартелло хуторына килеп эләгә. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, барлык ир-атларны да фронтка алалар. Хуторда бары тик карт-коры, хатын-кызлар һәм бала-чагалар гына кала. Безнең әти сугышта хәбәрсез югалган.
1941 елның 8 августында (Финляндия рәсми мәгълүматлары буенча 7 августта - ТИ) безнең хуторны фин гаскәрләре басып ала. Әнине дүрт баласы һәм авылның башка кешеләре белән белән «Тааветти» концлагеренә (Зәйтүнә ханым шулай дип сөйли, әмма фин татарларыннан алган мәгълүмат буенча, Тааветти торак пункты янындагы лагерьның атамасы - "Миехиккала" - ТИ) ябалар. Әнинең һәм олы апаларымның ул көннәр турында истәлекләре һаман да хәтердә: бараклардагы күпкатлы сәкеләр, җир идән, тимер буржуйкалар. Ашау бик начар иде, без бу рәхимсез шартларда могҗиза белән генә исән калдык.
Мин 1941 елның 10 декабрендә (Финляндия документлары буенча - 11 декабрьдә - ТИ) салам җәелгән сәкедә туганмын. Туганда ярдәм итәрлек кеше булмаган, олы яшьтәге бер тоткын хатын ярдәм иткән. Чүпрәк булмаган, тоткын хатын-кызлар иске чабуларын, күлмәкләрен алып килгәннәр. Минем бөтен балачагым концлагерьдә узган. (Фин татарлары мәгълүматлары буенча, Зәйтүнә ханым концлагерьда ярты ел яши, 1942 елның май башында, Татар мәхәлләсе ярдәме белән, башка татар әсирләре белән бергә Ярвенпаага күчерелгән. Фин архивы документлары буенча, 1942 елның октябрендә Ярвенпаада яшәргә рөхсәт бирелгән - ТИ).
Әти-әниләрне һәм олы балаларны конвой күзәтүендә урман кисәргә һәм авыл хуҗалыгы эшләренә алып баралар иде. Кечкенә балаларны качып китмәсеннәр өчен баракларда бикләп калдыралар. Минем абый Солтанга ул вакытта биш яшь була, ул ничектер койма аркылы чыга алган. Юл аркылы йөгереп чыкканда аны фашист машинасы бәрдергән. (Зәйтүнә ханым "фашист" дип сөйләде, әмма чынлыкты ул фин хәрбиләре булырга тиеш - ТИ). Шундук әнине табып алып килделәр, ул йөгереп чыкты, абыйны алып кире лагерьгә керде. Баланы җирәрлек берни дә юк иде. Хәтта юып та тормыйча аны кемнеңдер иске кием-салымына — күлмәк чабуынамы, әллә ирләр күлмәгенәме төреп, агач төбенә күмделәр. Әни бик озак елады, сагынды, юксынды.
Мондый коточкыч шартларда сезнең гаилә ничек исән кала алды?
Фин татарлары диаспорасы лагерьдә Татарстаннан тоткыннар булуын белеп алган. 1942 елда Яңа ел алдыннан концлагерьгә диаспора вәкилләре килде, алар бераз ярма һәм кайбер кием-салым алып килгәннәр иде. (19 гаилә 1942 елның маенда лагерьдан күчерелә - ТИ). Безнең гаилә фин татарлары ярдәмендә генә исән калды. Моның өчен фин мөселманнарына бик зур рәхмәт!
Башка концлагерьләрдәге тоткыннарга бик авырга туры килгән. (Сүз Германиядәге концлагерьлар турында бара - ТИ). Кеше өчен концлагерь — коточкыч сынау, ә балалар өчен бигрәк тә. Көчтән килмәслек коллар хезмәте, куркыныч яшәү шартлары, мыскыллаулар. Хәрби заводларда, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында балалар хезмәте кулланылган. Сабыйлар донорга әйләнде, немец госпитальләре ихтыяҗы өчен алардан кан алганнар. Фашист солдатларын дәвалау өчен ул каннан сыворотка ясаган. Кайвакыт балалар үзләре «Миннән кан алыгыз» дип сорый башлаган. Чөнки кан алмый башласалар, үзләрен газ камерасы көткәнен алар белгәннәр, — дип сөйли Зәйтүнә ханым.
Зәйтүнә Хөсәенова әйтүенчә, Финляндия җиңелеп, 1945 елда Советлар Союзына әйләнеп кайткач та, аларга күп сынаулар аша узарга туры килә. Ике фильтрация лагерын үтеп, 1947 елда гына туган якларына әйләнеп кайталар. Тамак туйдыра алмагач, әниләре балаларын Казанга алып китә. Анда да аларны алты ел дәвамында атнага берничә тапкыр сорау алырга чакырып торалар. «Өй янына кара „воронок“ машинасы килүен һәм әнине билгесез тарафка алып китүен без, балалар хәтерлибез. Ул бары тик иртән генә НКВД допросларыннан кайта. Әнинең төсе качкан була, үзе дер-дер калтырана иде. Бары тик алтынчы елны гына чираттагы сорау алудан кайткач бөтен документларны мичкә ташлады һәм: „Ичмасам, мине атып үтерсеннәр“, — диде. Шуннан соң 1953 елда Сталин вафат булды һәм сорау алулар туктатылды», — дип искә ала ул.
Әниләәре урам себерүче булып урнаша, бәләкәй генә бүлмә бирәләр. Әмма әсирлек эзе югалмый — аларга «сатлыкҗаннар» тамгасы сугылган була. Хәтта мәктәптә дә белемнәрне төшереп куялар. «Безне бары тик Ельцин вакытында гына таныдылар, кабул иттеләр, ике тапкыр компенсация алдык. 40 яшькә җиткәндә генә аерым фатирга күчендем», — ди Зәйтүнә ханым.
Ул заводта слесарь, монтажчы булып, соңрак көнкүреш хезмәтендә сәгать, зәркән эшләнмәләр ремонтлаучы булып эшли.
Безгә исән калырга нәрсә ярдәм итте? Без бары тик үзебезгә генә таяндык. Без — эшчән, тәрбияле кешеләр. Без ялганлый белмибез, әгәр вәгъдә итәбез икән, эшләргә тиешбез. Без — карусызлар. Минем хезмәт стажым 38 ел, абыйныкы 42 ел. Апа 40 елдан артык эшләде. Хәзер без өчәү калдык: мин, 80 яшьлек абыем Азат һәм 86 яшьлек апам Руфия. Болар турында җиткерә алгач кына дәүләт ярдәм итә башлады. Ә аңа кадәр без дәшмәдек, бу хакта сөйләргә ярамый иде.
Хәзерге заман яшьләре турында нәрсә уйлыйсыз?
Без ач-ялангач тормышта яшәдек, кияргә кием, ашарга бер телем ипи булмады. Берәрсенә ипи телеме бирелсә дә, ул яртылаш агач чүбеннән була иде. Хәзерге кешеләр ачылыкның, салкынның ни икәнен белми. Ләкин хәзер дә яхшы балалар бар: миңа 89нчы мәктәп укучылар килеп йөри, идәннәрне, тәрәзәләре юарга тәкъдим итәләр. Әлегә мин баш тартам, чөнки үземнең боларны эшләрлек көч-куәтем бар. Әмма кысага сыймаслык хәлләр дә була. Бервакыт табак, пиннек тотып мунчадан кайтабыз, бу биш ел элек булды. Транспортта буш урыннар юк, ә шулкадәр утырасы килде. Беренче урындыкта 16 яшьләр тирәсендәге малай утыра. Таныклыгымны алып күрсәттем дә: «Зинһар, миңа урын бирегез әле», — дидем. Ә ул миңа: «Нәрсә? Каяндыр таныклык тапкан да, хәзер борын төбендә шуны болгый», — дип җавап бирде. Әти-әниләре бу балада олыларга карата хөрмәт тәрбияләмәгән. Хәзер бөтен медальләреңне таксаң гына яшьләр транспортта урын бирә. Ә болай алар ишетми дә, күрми дә — бөтенесе телефонда, колакларында колакчын. Тәрбия беренче чиратта әти-әнидән тора.
Бөтен кешегә дә ныклы сәламәтлек телим. Без — элекке тоткыннар сиксәннең теге ягына чыктык инде, 95-96 яшьлек кешеләр дә бар. Безнең барыбызга да сәламәтлек җитми, без дарулар белән генә торабыз. Яшьләргә тынычлыкны саклауларын телим, ул шулкадәр нәзберек бит. Әти-әниләрегезне, тәрбиячеләрегезне, укытучыларыгызны яратыгыз, өлкән буынны хөрмәтләгез!
Фин татары тарихчысы Чыңгыз Сафиулла
Фин татарлары активисты Чыңгыз Сафиулла — бу канлы бәрелешне өйрәнгән шәхес. Аның әйтүенчә, Зәйтүнә ханым Хөсәенова сөйләгән вакыйгалар тарихка «Кыш һәм Дәвам сугышы» дип кереп калган. Кыш сугышы30.11.1939 - 13.3.1940, Дәвам сугышы - 25.6.1941-19.9.1944 елларда була.
Бу хакта ул «Безнең мирас» журналында язып та чыккан. «Татар-информ»га ул фин татарларының әсир татарларга ничек булышулары хакында сөйләде.
— Фин гаскәрe тиз вакыт эчендә Кышкы сугышта югалткан җирләрне кире кайтарды, шул исәптән Куркиеки авылын да. Кышкы сугыштан соң буш калган авылларга күчерелгән татар гаиләләре дә 1941 елның августында фин гаскәрләре кулына әсирлеккә эләкте. Аларның күбесе Миехиккяля лагеренә урнаштырылды. Ул лагерьда хәрби булмаган кешеләр тотылды. Татарлардан 19 гаилә, барлыгы 90 кеше. Күбесe әниләр һәм балалар. Ике сугыш вакытында Финляндиядә 60тан артык лагерь бар иде, берничәсендә татар тоткыннары булды. Барлыгы 732 татар кешесе тоткын булган.
Фин татары, гаскәри Садри Арифуллa бу татарлар хакында иң беренче булып белә һәм Татар мәхәлләсенә җиткерә. Икенче кеше — фин яhудиe Абрахам Стиллер, ул яhүди тоткыннаргa ярдәм иткәндә, татарлар да бар икәнен белеп, шулай ук татар мәхәлләсенә белгерткән. Ул татар әсирләренә таратыр өчен мәхәлләдән Коръәннәр дә алып кайта.
Финляндия Ислам мәхәлләсенeң рәисe ЗуhурТahир hәм кятибе (секретаре) Ибрahим Арифуллa Финляндия гаскәрe штабынa элемтәгә кереп, Миехиккялядагы татар хәрби булмаган тоткыннарны лагерьдән азат итүне сорый. Мәхәлләнeң үтенече буенча, якынча 90 татар тоткыны 1942 елның маенда поезд белән Тааветтидан китеп Ярвенпяага күчерелә. Бу күчерүнe фин татарлары Абдулхак Сафиуллa hәм Гани Хәсән башкара.
Һәр Миехиккяля тоткыны өчен Финляндиянең төрле төбәкләрендә яшәр hәм эш эшләр өчен аерым рөхсәт кирәк була. Татар мәхәлләсе аерым hәр тоткын өчен бу рөхсәтне булдыра. Бу рөхсәт булсын өчен мәхәллә эш урыннары һәм фатирлар булдыра. Бу хакта документлар Финляндия Милли Архивында бар.
Сугыш вакытында Финляндиядә 800ләп татар яшәгән. Икe сугыштa 177 фин татары катнаша, 156 ир, 21е хатын-кыз. Сугыш вакытында 10 ир вафат була, 26сы яралана.
Фин татар шәhитләрe хөрмәтенә һәйкәл 1956 елның декабрендә мәхәлләнeң Хельсинки каберстанындa куела. Аның ачылышы вакытында мәхәлләнeң рәисe Зуhур Тahир чыгыш ясый. Мәрасимдә hәйкәл сагында басып торучылар — ул вакытта hавa көчләрендә хезмәт иткән Чыңгыз Сафиуллa (уңдa) hәм Фарук Хәмидуллa (сулдa). Һәйкәлнeң икенчe ягындa шәhитләрнeң исемнәрe.
Фин гаскәрләре татарларның бу ярдәменә ничек караган? Дошман ягы кешеләре бит инде алар, каршылык булмаганмы?
— Фин гаскәрe татар хәрби һәм хәрби булмаган тоткыннарга күрсәтелгән ярдәмне кабул иткән hәм мөмкин булгандa хуплаган. Мондый уңай караш югарыдан килгән. Фин гаскәрe башлыгы маршал Маннергейм 1943 елның сентябрендәге карарында «Гаскәр тоткыннарына яхшы карагыз, аларның тормышларын яхшыртырга тырышыгыз», - дигән.
Фин татарлары фронтның икенчe ягындa сугышкан, тоткын булган кан-кардәшләренә ярдәм итүнe нинди дә булса проблема дип санамаган, татарлык иң мөһиме булган.
Рус гаскәр тоткыннары лагерьдә яхшы мөнәсәбәт булган өчен 1943 елда Маннергеймга рәхмәтләрен белдергән. Искиткеч осталык белән саламнан эшләнгән бу рәсем Хельсинкида Маннергейм музеендa сакланa.
Билгеле, ашау мәсьәләсе тыныч чактагы кебек булмаган, чөнки фин халкының үзенә дә ашау җитәрлек булмаган.
Тоткындагы татар балаларын рус балалары белән бергә укытканнар. Татар мәхәлләсенeң соравы буенчa татар балаларынa ислам динe укытылган. Мәхәлләнeң 1942 елгы эш рапортындa төрек-ислам мөhaҗирләре җыйган ярдәм суммасы 237800 фин маркасы дип күрсәтелә. Бүгенге акчадa якынчa 73.000€! Бу бик күп дип әйтеп булa, чөнки сугыш вакытындa яшәү кемгә дә кыен булган. Акчалата ярдәм күрсәтүдә алтмыштан артык фин татары катнашкан.
Миехиккялядан азатлыккa чыгарылган хәрби булмаган тоткыннардан тыш тоткыннар белән дә мәхәллә элемтәдә була.
Совет илләренә кирe кайтарылачак тоткыннарны күчергән поезд 1944 елның 20 октябрендә Лахти баг залындa. СССРга тоткыннарны кайтару 1944 елның октябреннән 1945 елның гыйнварына кадәр барды.
Чыңгыз әфәнде Зәйтүнә ханымның хатирәләре турында да фикерен белдерде. Ул «концлагерьда балаларның каны алынды» дигән сүзләрне кире кага.
Aңлавымча, Зәйтүнә ханым башкa лагерьләр дигәндә, Финляндия лагерьләрендә түгел, Германия лагерьләре турында сүз бара. «Сабый балалардан немец гаскәрләрe ихтыяҗы өчен алардан кан алдылар» дигәндә Финляндия турында сүз бармый. Бу Финляндиядә булмаган хәл. Финляндиядә газ камералары юк идe, алар Германиядә генә булган.
Чыңгыз Сафиулла әтисе Абдулhак Сафиулланың 1944 елның 15 октябрендә сугыш турында язган шигырен тәкъдим итте. «Абдулhак Сафиулла Миехиккялядагы татар сугыш тоткыннарын Ярвенпяага 1942 елның май аендагы китерүен ГаниХасан белән алып барды», — дип аңлатты ул.
Өйгә кайту гаскәрлектән
Вакыт узмый, йөрәк түзми өйгә китәргә дип көткәч,
Элеккe тормышым тартa бөтенләй бар дa дип беткәч,
Гаиләм берлә тормыш күз алдымa килә балкып,
Балаларым бәгреләрем өйгә кайтам, ни зур шатлык.
Күз алдымa килә шундa атам-анам туганнарым,
Дус-ишләр hәм дә күргәннәр авылдa йөргән юлларым.
Күз алдымa килә шундa күтәргән кул догага Аллahым
Илahым, ярлыкагыл минe сәламәт кайтсa, ди, бәбкәм.
Шәhидләр кайтмыйлар, алар бу милләткә җанын бирдe
Кайсы дошман туфрагындa, кайсы бу җирдә кан түктe
Йә Аллah, үзeң кылгыл шәhидләр урынын җәннәт.
Кыямәт көн гафу кылгыл гөнahларым үзeң hәннән
Дошман атканачы туптa ничә егет җанын бирдe
Ничә анa, ничә балa, ятим калып яшен түктe,
Бөек Тәңрем, телим синнән элеккечә рәхәт тормыш
Җиhан дошманлыгын бетереп, әүвәлгечә матур кадерлe.