Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс концерты: Артур Хәсәновны көткән күңел, мәңгелек «Сандугач», тирләмәс өчен бүләк

8-9 ноябрь көннәрендә Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, традициягә тугры калып, өр-яңа концерт программасын тәкъдим итте. Елдагыча нәкъ менә «Пирамида» концертлар залында җыр-моң сөюче тамашачысы белән очраша ул. Быелгы тамашадан «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
Филүс концерты: Артур Хәсәновны көткән күңел, мәңгелек «Сандугач», тирләмәс өчен бүләк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алдан шуны кисәтеп куйыйм әле: бу язмада күбрәк субъектив фикерләр очрарга мөмкин. Чөнки Филүс Каһиров – минем бердәнбер яраткан җырчым, һәм мин аның һәр концертын ярты ел алдан көтә башлыйм. Бу юлы да иң беренче рәттәге урынны алып куйдым.

Кичке сәгать 7дә буласы концертка 5 минутка соңарып кергәндә, концерт әле башланмаган иде, халыкның яртысы залга үтмәгән – фойеда үзара сөйләшеп басып тордылар. Концерт 19.10да башланып китте. Күзәтәм: аз булса да буш урыннар күренә, залда Филүснең иҗатташ дуслары Ильвина, Чулпан Йосыпова, Гүзәлия, Илназ Бах белән хатыны Гүзәл Идрисова да бар. Һәм инде билгеле тамашачының күбесе – урта һәм өлкән буыннар. Кыскасы, монда Филүснең иҗаты белән таныш, җыр-моңга сусаган халык йөри. Хәер, араларында беренче тапкыр килүчеләр дә бар иде. Филүс аларны күзе белән генә санап чыкты да барлык тамашачыга рәхмәтен белдерде.

Концерт Альфред Якшимбетов көе, Илмира Гыймаева сүзләренә язылган «Эңгер-меңгер чагыбыз» җыры белән башланып китте. Аннары – башка җырлар. «Мин бит сине шундый сагындым» (Фирзәр Мортазин көе, Эльмира Җәлилова шигыре). Кайбер җырларның язылу тарихларына тукталды. Мәсәлән, «Бер җылы сүз» (Рәсим Фасихов көе, Гөлинә Шәйхи шигыре) җырына кагылышлы бер кызык хәл турында сөйләде:

– Пандемия вакыты. Ул чорда без артистларга аеруча авыр булды: 8 айга концертларсыз калдык – өйдә утырдык. Концерт та юк, акча да юк, Салават абый әйтмешли (тавышын үзгәртеп): «Тоз да юк, бер әйбер дә юк». Аннары тамаша залының 50 процентын тутырырга рөхсәт ителгәч, яңа программа әзерләдек тә туган ягым Башкортстанга юл тоттык. Хәләл җефетем Эльмира Октябрьский шәһәреннән – башта анда кереп кундык. Иртән, тамашачы килерме икән, дип борчылып утырам. Шул вакыт хәләл җефетемнең энесе килде дә сорый: «Че такой грустный?» – ди. Мин инде әйттем: «Вот сегодня у нас концерт в Уфе. После 8-месячной паузы. Халык килерме икән?» – дим. «Ну ты так уж не переживай, может никто и не придет», – ди бу! (халык көлә) Ул бит инде кәефне төшерәм дип әйтмәгән аны, җылы сүз булсынга әйткән.

Шушы хәлне искә төшереп торучы «Бер җылы сүз» җырын башкарды.

«Әллә җырлау модада түгелме?»

Филүс Каһиров иҗаты белән кызыксынучылар инде белә – аның концертында «эчең катып көлә» торган юмор да юк, шоу да. Шоу дигәннән, ул үзе дә бу хакта бер-ике фикерен әйтте:

– Берсендә бер тамашачы килде дә, «Синең концертыңа бу җитми, теге җитми, бүтән артистлар кебек менә шулай итеп җибәрсәң, утлар белән күбрәк уйнасаң...» – дип тезеп китте. Мин аны туктатырга мәҗбүр булдым: «Тукта әле, – дим, – мин җырларга гына өйрәнгән идем бит», – дидем. Әллә инде җырлау хәзер модада түгелме ул? Менә күптән түгел дустым Вадим Захаров «Шоу түгел, концерт» дигән тамашасын куйды. Әйбәт бит? «Концерт икән – концерт булырга тиеш!» – диде. Һәм мин аның белән тулысынча килешәм. Концертта очраган кайбер танышларым: «Монда шоу юк бит, кызык түгел», – диделәр. Филүс Каһировның концерты кызык булырга тиеш түгел. Аның өчен башка артистлар бар.

Яшьлек турында уйлану

Филүс концерт дәвамында тормыш мәгънәсе, яшьлек темасына да кагылып үтте. Яши-яши, җыр сүзләренең мәгънәсенә төшенә башлаган икән:

– Мин бервакытта да картаермын кебек түгел иде. Берсендә мәрхүм Роберт абый Миңнуллиннан җыр килеп төште. Бу матур җырның көен Фирзәр Мортазин язган. Ләкин ул гомер көзе турында булгач, мин кыенсынып кына Роберт абыйга яздым: «Роберт абый, – минәйтәм, – дөрес аңла, моны берәр өлкәнрәк җырчы башкарса үтемлерәк булыр иде», – дим. Роберт абый кыска гына җавап җибәрде: «Филүс, ә син үзеңне яшь дип уйлыйсыңмы?» (Көләбез). Чыннан да, хәзер бит инде гаиләм бар, 2 балабыз үсеп килә. Яшь бара... – дип, Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбә»сенең беренче куплетларын сөйләде.

Бу урында мин Роберт абый җибәргән җырны башкарыр дип уйлаган идем. Ул Гөлшат Зәйнәшева шигыренә композитор Зиннур Гыйбадуллин иҗат иткән «Яшь гомер»не җырлады.

«Мирас»лы концерт

Иң мөһимен әйтергә онытып торам! Филүс Каһиров концертының иң үзенчәлекле һәм аерылгысыз өлеше – ул «Мирас» инструменталь ансамбле. Менә инде ничә ел алар бергә матур гына иҗат итәләр. Концерт барышында ул музыкантларның осталыгына сокланып утырасың. Узган елгы программада бәрмә уен коралларында уйнаган Максим Куприяновтан күземне ала алмаган булсам, бу юлы саксофончы Андрей Аношин җәлеп итте. Ахырга таба аңа алкышлар да көчәйгәннән-көчәйде. «Ниндидер сөйкемле сөяге бар» диләр аның кебекләр турында. Хәзерге эстрададагы аранжировкалардан арыган колакларны «Мирас»лылар кич буе ял иттерде. Әле ул музыкага Филүснең алтын тавышы да кушылгач, йөрәккә бәлзәм булып «ягылды».

«Сукмаклар чуалган» җыры – Илгиз Мөхетдинов башкаруында

Концертның махсус һәм алыштыргысыз кунагы – Илгиз Мөхетдинов. Ул беренче чыгышында Салисә Гәрәева шигыренә композитор Фирзәр Мортазин иҗат иткән «Сукмаклар чуалган» җырын башкарды.

Шәхсән мин бу җырны Илгиз башкаруында беренче ишеттем. Без аның белән тиз генә сөйләшеп алырга өлгердек.

Илгиз, син Филүс Каһиров концертларында кайсы елда җырлый башладың?

– Ялгышмасам, бу – бишенче сезон инде. Консерваториянең 4нче курсында укыганда килгән идем. Шулай итеп, ул мине гастроль турларына чакырды. Бу дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр дип саныйм мин.

Сез тормышта да якын дуслармы?

– Әйе, без – гаилә дуслары. Гел хәлләрне белешеп торабыз.

«Сукмаклар чуалган җырын» синең башкаруда мин генә беренче ишеттемме соң?

– Тәүге тапкыр без аны «Хыял артыннан» дигән музыкаль спектакльгә әзерләгән идек. Ул спектакль Мәскәүдә үтте, киләчәктә Казанда да куелачак. Аның режиссеры – Айдар Җәббаров. Либреттасын Резедә Зәйни һәм Таһир Исмәгыйлев язды. Минем башкарганны Филүс ишетеп алды да сезонга алырга тәкъдим итте. Без аны «Мирас» белән нотага салдык. Дөресен әйткәндә, бу җырны халык шулай якын итәр дип, бер дә уйламаган идем. Мин аны моңа кадәр белми идем, чынлап. Ә бит ул заманында популяр булган! – дип сөйләде Илгиз.

Һәм чыннан да, бу җырны тамашачы җылы кабул итте. Илгиз Мөхетдинов аңа яңа сулыш өргән, дисәм дә арттыру булмас. Аннары ул Илһам Шакиров репертуарындагы «Сәрвиназ» (татар халык көе, Әхмәт Ерикәй шигыре) җырын башкарды.

Концерт дәвамында Филүс Каһиров белән Илгиз Мөхетдинов бик күп дуэт җырлады. Шуларның иң истә калганы – «Пар алма»(Зөфәр Хәйретдинов көе, Сания Әхмәтҗанова шигыре). Филүс әлеге җырны 10 яшендә үк бик яратып башкара торган булган икән:

– Миннән еш кына: «Син кайчан җырлый башладың?» – дип сорыйлар. Ә мин төгәл кайчан җырлый башлаганны белмим. Ләкин беренче тапкыр тамашачылар каршында чыгыш ясаганны хәтерлим. Балалар бакчасында үткән 8 март бәйрәме иде ул. Тәрбиячеләр сәләтемне күреп калганнар, күрәсең. Бүген мин сезгә 10 яшемдә ничек җырлаганны күрсәтәм, – дип, экранда видео күрсәтте. Шул җылы видеодан соң Илгиз Мөхетдинов белән «Пар алма»ны җырладылар. Залда аның авторы Зөфәр Хәйретдинов та бар иде. Концертның башыннан ахырына кадәр аның йөзеннән елмаю китмәде.

Экран дигәннән, шунысын әйтергә кирәк, Филүс Каһиров концертының тагын бер үзенчәлеге булып, экранда күрсәтелә торган видеоязмалар да торадыр. Ел саен һәр концерт программасына аның командасы билгеле бер темага видео әзерли. Быел ул аваз турында иде.

Илназ Бахтан тирләмәс өчен бүләк

Әйткәнемчә, тамаша залында танылган артистлар шактый күренде. Алар Филүскә чәчәк бәйләмнәре алып менде. Илназ Бах чәчәк белән генә вакланып тормаган, ике кулына ике бүләк күтәреп менеп җитте. Ул Филүсне башта үткән туган көне белән котлап, бер бүләген тапшырды, аннары икенчесенә күчте:

– Сез күреп-сизеп торасыз – Филүс тирли-тирли җырлый. Минем хатын да әйтә: «Сез икегез дә тирлисез» – ди. Филүс тә, мин дә мунча керергә бик яратабыз. Ул аннан сәгатьләр буе чыга алмый ята. Шул форсаттан файдаланып, сиңа бүләк – Илһам абыйның туган ягында үскән әрем, имән себеркесе – махсус үзем җыйдым! Ә монысы – Илһам абыйны һәм синең җырларны тыңлап үскән минем бакчадагы карлыган яфраклары! Мунчадан соң шифасы тисен! – дип котлап төшеп китте.

Көтеп алынган җырлар

«Филүснең концертын кайсы җырлардан башка күз алдына китерә алмыйсың?» – дип сорасалар, сез дә, мөгаен, минем кебек «Җиз кыңгырау моңнары», «Сандугач», «Кайда син?» «Киек каз юллары» җырын санап китәр идегез. Шулаймы? Аларның берсе генә башкарылмаса да, минем өчен концерт тулы булмый кебек. Бәхетемә, репертуардан бу «изюминкалар» («йөземинка») төшеп калмаган, аларга яңа җырлар гына өстәлгән иде. «Җиз кыңгырау моңнары» җыры башлануга (Вәсил Хәбисламов көе, Әнгам Атнабаев шигыре) куллар үзләреннән-үзләре камерага үрелде. Бу җырны Филүс Каһиров аеруча үтемле итеп башкара, һәм концертта булган тамашачы да минем белән килешер.

«Сандугач» җырын тамашачы җырчыдан алкышлар белән үзе сорап алды. Ул аны ел саен шулай сораттырып кына башкара – рәхәт һәм күңелгә үтә торган җыр, өстәвенә, ул аны микрофонсыз башкара. Бу җырдан соң бөтен зал аны басып алкышлый!

Концертның кульминацион ноктасы «Сандугач» булса, иң көтеп алынганы – «Киек каз юллары»булгандыр. Җырчы үзе дә әйтмешли, бу инде солдат егетләрнең гимнына да әверелде. Һәм гомумән, аны күпләр мобилизацияләнгән яшь җырчы Артур Хәсәнов танытты дип саный. Узган елгы концертта Артур көтелмәгәндә сәхнәгә чыгып, халыкны шаккатырган иде. Аны төшергән видеоязма социаль челтәрдә яшен тизлегендә таралды – бик күп караулар җыйды.

Бу урында Филүс Каһировка «Афәрин!» дияр идем. Ул Артурны сәхнәгә чыгаруы һәм инде җырны нәкъ менә ул танытканы белән килешеп дөрес эшләде. Хәзер эстрадада көн туган саен бер җыр өчен талашып-сугышып беткән заманда, халык җырчысының бу гамәле күркәм санала. Быел исә «Киек каз юлларын» (Гүзәлия көе, Гөлфия Шакирова шигыре) Филүс үзе генә башкарды. Яшерен-батырын түгел, күңелгә нидер җитмәде – сәхнә артыннан Артур Хәсәнов чыгар кебек иде...

Менә инде быел да Филүс Каһировның концерты бер сулышта үтте. Ул – киңкырлы артист, дияр идем: аның репертуарында ретро, татар халык җырлары, чит ил җырлары һәм эстрадага кергәннәре дә бар. Концерт дәвамында ул үзенең зәвыклы, моңлы һәм кабатланмас җырчы булуын тагын бер кат исбатлады. Тамашачылар арасында бер урта яшьләрдәге ханым белән сөйләштем.

– Мин татарча 1-2 сүз генә аңлыйм. Бүген Филүс Каһиров концертын карагач, татар телен өйрәнү теләгем артты. Просто супер! – диде дә тиз генә сәхнә артына – фотога төшәргә ашыкты.

Әгәр җырчы үзенең иҗаты белән тамашачыда телгә, моңга, мәдәнияткә мәхәббәт уята икән, бу инде аның дәрәҗәсе югары булуы турында сөйли. Филүс Каһиров концертыннан нәкъ менә шундый уй-фикерләр белән кайттым мин…

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 ноябрь 2023
    Исемсез
    Молодец Филус улым! Быел Зэйгэ сабантуена килгэч очраштым . Концерт алдыннан берсузсез фотога тоштек. Эле ул минем лицейда укучы оныгыма мактау грамотами да тапшырган иде( анын улы да шул лицейда укый). Унышлар хэм сэламэтлек телим!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100