news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһировтан тирән мәгънәле җыр: «Бүре»

news_top
Филүс Каһировтан тирән мәгънәле җыр: «Бүре»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татар эстрадасының «алтын тавышы» Филүс Каһиров «Бүре» җырының премьерасын тәкъдим итте.

Яңа җырның сүзләрен Эльвира Әхмәтова, ә көен Гүзәлия иҗат иткән.

«Ялгызлыкта авыр, дисезме? Парлы булып та ялгызлыкта яшәү – тагын да авыррак дип уйлыйм», – дип язган көй авторы Гүзәлия.

«Елый-елый парлап яшәгәнче, үзең генә булу мең кат артык»;

«Бик мәгънәле җыр»;

«Бик көттем бу җырны, концерта ишеттем дә гашыйк булдым бу җырга», – дип җылы кабул иткән халык премьераны.

«Ялгыз бүре атлый дала буйлап,

Салкын җилләр исә каршыга.

Барыр җире дә юк, шул бер дала,

Кая гына шулай ашыга...

Ул эзләгән эзне күптән инде

Дала җиле куып тараткан.

Өереннән калган ялгыз бүре

Ачык киңлекләрдә адашкан.

Мин дә шулай кайчак ялгыз калам,

Мин дә шулай берчак адашам.

Язмыш даласыннан бәхет эзләп,

Тормыш буйлап мин атлап барам...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар