Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһировның хатыны иренең концертлары турында: «Сез биредә супер-шоу күрмәссез»

news_top_970_100
Филүс Каһировның хатыны иренең концертлары турында: «Сез биредә супер-шоу күрмәссез»
"Татар-информ" архивы

Филүс Каһировның  концерт директоры һәм тормыш иптәше Эльмира Каһирова социаль челтәрләрдә Филүс концерты үзенчәлекләре турында язган. 

«Сак булыгыз! Тере тавыш!

Филүснең иҗатын яратучылар аның төп кагыйдәсе бары тик тере тавышка җырлау икәнен яхшы белә. Моның җитди сәбәбе бар. Җырчы үзенең тамашачысы белән гадел булырга тиеш. Җырчы тере тавышка, бөтен күңелен биреп җырлагандагы кәефне һәм энергетиканы башкаручының үзенә дә, тамашачыга да, башка бернәрсә дә бирә алмый. Биюче үзе бии бит, пешекче дә үзе пешерә, машина йөртүче дә барысын да үзе башкара. Шуның кебек үк җырчы да үзе җырларга тиеш. 

Тере тавышка профессиональ музыкантларның инструменталь ансамбле дә кушыла. Шуның өстенә, чакырылган кунак артистлар да тере тавышка җырлый. 

Филүснең концертларында сез супер-шоу күрмәссез. Әмма сыйфатлы музыка, чын сәнгать әсәрләре белән рухланачаксыз. Филүснең концертларына сәнгатьне, җырларның мәгънәсен аңлаучы тамашачы йөри. Чөнки аның бер генә җырында да урынсыз текст очратып булмый. 

Һичшиксез, күңелле концерт. Драйв, татар халык җырларыннан алып рокка кадәр жанрлар төрлелеге. Рәхәтләнеп көләргә дә (Филүс концертларын үзе алып бара), еларга да (тирән мәгънәле җырлар күп), биергә дә мөмкинлек булачак. 

Без беркайчан да сан артыннан кумыйбыз. Безнең өчен концертларның сыйфатлы булуы мөһим», – дип яза Эльмира иренең иҗаты турында. 

«Һәр сүзегез белән килешәм, Эльмира. Концертларыгыз искиткеч», «Концерт шәп булды. Зур рәхмәт сезгә. Яратам һәм уңышлар теләп калам», «Көтеп алган Чаллы концерты узып китте. Филүс Каһиров, «Мирас» ансамбле - ут. Алга таба да иҗат уңышлары», – дип матур эчтәлектәге комментаийлар язган бу уңайдан Филүснең тугры тамашачысы. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100