Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһировның хатыны фонограммага җырлаучы артистларны тәнкыйтьләгән

news_top_970_100
Филүс Каһировның хатыны фонограммага җырлаучы артистларны тәнкыйтьләгән
Солтан Исхаков

Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира Каһирова социаль челтәрләрдә татар эстрадасы турындагы фикерләре белән уртаклашкан. Эльмираны артистларның, «җырчы» дигән исемгә тугры булмыйча, концертларда фонограмма кулланулары борчый. 

«Минем мондый темаларга язасым килми. Күп вакыт дәшми калам. Әмма соңгы күзәтүләремнән соң язмыйча булдыра алмадым.

Сүз безнең татар эстрадасы турында барачак. Әйе-әйе, бәлки, минем фикер кемгәдер ошамас, әмма минем мөнәсәбәтем һәм фикерем үзгәрми, ул соңгы көнемә кадәр шундый булып калачак. Шуңа күрә гаепләмәгез.

Әлеге постны Мәскәүдәге зур концертлар залында үтәчәк концертның репетициясеннән соң яздым (ТР сәнгать эшлеклеләре концерты). Бер солист хәтта репетициядә фонограммага җырларга җөрьәт итте. Без бу турыда янәшәмдә утыручы башка бер артист белән сөйләшеп алдык, һәм мин татар эстрадасы легендасы Салават Зәкиевичны искә төшердем. Күптән түгел аның концертында булдык. Салават Зәкиевичка дан һәм хөрмәт. 62 яшьлек җырчы үзенең 15 концертында да тере тавышка, «фанера» һәм «фальш» кулланмый җырлады.

 Чагыштыру өчен, мин булган барлык концертларда да татар эстрадасының 85 процент артисты фонограммага чыгыш ясый. Хәтта «солянка»ларда бер җыр башкарганда да фонограммага чыгып җырлаучылар күп.

Тамашачы җырчының үзе җырлыймы, юкмы икәнлеген аңламый. Ләкин алар шушы концерт өчен акча түләгән. Дөрес, мин бары тик артистны күрү өчен килдем, тере тавышка җырлыймы, фонограммагамы, миңа барыбер, дип әйтүче тамашачы да бар. Яхшы, һәркем сайларга хокуклы. Ә менә хәтта шул бер җырны да фонограммасыз чыгып җырлый алмаган артистның җаны тынычмы икән? (биредә сольный концертлар турында сүз бармый). Артист шул акчага сөенәме икән? Аның тамашачы белән гадел буласы, гонорарын үзе җырлап аласы килмиме икән?

Тырыш артистларны бик хөрмәт итәм. Әмма мин, җырчы була торып, үзе җырламаган артистны беркайчан да аңламаячакмын.

Минем фикерем тормыш иптәшемнең иҗаты һәм аның талантына кагылмый. Әлеге пост аша татар эстрадасының күпчелек җырчыларына карата принципиаль мөнәсәбәтемне белдерәсем килде», – дип язган Эльмира.

«Ә сез «фанера»га җырлаган артист белән тере тавышка җырлаучыны аерасызмы?» –  дип тә сораган ул.

«Кызганычка каршы, әйе. Тамашачы үзен алдаганнарын һәрвакыт сизә, һәм артистка карата хөрмәт кими»;

«Минем дә ачуым кайный. Концертларга йөрисе дә килми»;

«Фанера»га җырлаганны тере тавыштан аеруы бик җиңел. Артистның сәхнәдә үз-үзен тотышы да күрсәтә аны. Мәдәният министрлыгы тыярга тиеш фонограммага җырлауны. «Атказанган» исемнәрен өләшәләр, ә менә башкару сыйфатын контрольгә алучы юк»;

«Андый концертларда тамашачыны, фонограмма кулланылачак, дип кисәтергә тиешләр. Артист авырып киткән очракларда искәрмә ясарга була, ләкин бу рәвешле халыкны алдау дөрес түгел»;

«Инде күптән «солянка»ларга йөрмим. Артык тавышлы концертлардан бушанып кайтасың, колаклар авырта башлый. Әгәр артист акчаны җырлап эшли икән, ул тамашачысы алдында гадел булырга тиеш», – дигән фикерләр калдырганнар Эльмираның виртуаль дуслары. 

Фото: © Салават Камалетдинов

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 август 2022
    Исемсез
    Ул Илсия Бэдретдиноваларны, Фирдэус Тямаевларны татар сэхнэсенэ кертэсе дэ юк,, купме татар халкын алдаларга була ясалма эйбер белэн, бу мыскыл иту, республика халкын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100