Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһировның булачак хатыны 9 ел тәкъдим ясаганын көткән дә Төркиягә китәргә булган

news_top_970_100
Филүс Каһировның булачак хатыны 9 ел тәкъдим ясаганын көткән дә Төркиягә китәргә булган
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасының затлы, тәртипле, төз, матур кыяфәтле, искитмәле тавыш иясе Филүс Каһиров «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунак булган. Тапшыруның алып баручы Лилия Кадыйрова Татарстанның алтын тавыш иясе белән нәкъ шулай таныштырды. Анда җырчы булачак хатыны Эльмира белән 9 ел очрашып йөрүләре хакында да сөйләде.

«Бер карасаң, мин Эльмира белән укырга бер вакытта килдем. Мине – беренче курска, аны икенче курска кабул иттеләр. Мин – авыл малае, ул – шәһәр кызы. Шәһәр кызлары безгә карамас кебек иде. Бездә батырчылык та җитмәгәндер инде, шәһәрдә русча сөйләшәләр бит инде, мин – 15 яшькә кадәр татарча гына сөйләшкән кеше. Сөйләшергә дә җайсызрак булгандыр, кыенсынасың. Без күбрәк авылдан килгән кызлар белән аралаша идек.

Икенче курста шәһәргә күнеккәнбездер, батырлык та арткандыр, аралашып киттек. Хәтта очрашып йөри башлаган көн исемдә – 18 декабрь. Ул училищены беренче тәмамлап, Казанга китте, 1 елдан мин дә килдем. 9 ел вакыт үтеп китте.

«Нишләп иртәрәк өйләнмәдең?» – дип тә сорау бирәләр инде миңа. Татарстан Рәисе да бу сорауны биргән иде. «Сараең булмыйча, мал алып кайтма», – дип әйтте әти, дидем. Ул аннан бик яхшы гына көлде.

2012 елның 28 декабрендә ипотекага фатир алдым, 2013 елның 5 гыйнварында, ягъни 1 атнадан, безнең туй булды. Никах 1 сентябрьдә булган иде», – дип сөйләде җырчы.

«Бер интервьюда Эльмира сиңа ультиматум куеп хат язуы турында укыган идем. «Мин синең белән очраша алмыйм, Төркиягә яшәргә күченеп китәм. Шуның белән безнең мөнәсәбәтләр бетә», – дигән ул. Ул тәкъдим ясаганны көткәндер бит инде», – дип сорады алып баручы.

«Ул инде 9 ел көтте. Безнең мөнәсәбәтләрдә отпусклар булып ала иде инде. 9 ел иңне-иңгә куеп, җитәкләшеп кенә йөрмәдек. Монысы озакка сузылды, ярты елга. Мин бу хатны укыдым да, әле 1 атна бәрелә-сугыла йөрдем. Күңелдә нәрсәдер кабынды, «менә хәзер югалтам аны» дип уйладым. Ул гел минем янда кебек иде. Монда хатын-кызның хәйләкәрлеге дә булгандыр инде. Аннары очраштык та, «мин өйләнәм» дидем. Китмәде инде, кая китсен. Бәлки, китәргә җыенмагандыр да. Алайса, аның уе бар иде, ул төрекчәне өйрәнә башлаган иде. Мин бу хакта дус кызларыннан белдем дә. Моның уйлары, максатлары зурдан икән дип, җитди адым ясарга булдым.

Мин беркайчан да эгоист, карьерист булмадым. Кешеләр сыман нормаль тормышта яшисем килде, гаиләм, балаларым булсын миңа. Зур артистлар, дөньякүләм танылган артистлар, сәнгать, иҗат дип, тормышларын, көчләрен, гомерен бирәләр, азактан ялгыз калалар. Мин вакытлыча ялгыз калудан курыкмыйм, кирәк дип саныйм. Ә гомумән ялгыз калу минем өчен түгел. Ул кеше өчен – фаҗига», – дип тәмамлады Филүс Каһиров.

Җырчы булачак хатыны белән очрашып йөрүләре турында «ТМТВ» каналы видеосында 09.12 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бу егет тэ бозылды, материаль байлык артыннан куып, попс белэн акча эшли башлады, торле зэвыксыз солянкаларда катнашып.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100