Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров яңа уен коралында уйнап, «Киек каз юллары» җырын җырлап күрсәтте

news_top_970_100
Филүс Каһиров яңа уен коралында уйнап, «Киек каз юллары» җырын җырлап күрсәтте
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татар эстрадасының «алтын тавышы» Филүс Каһиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа уен коралы белән таныштырды, әмма ничек дип аталуын белмәвен әйтте. Җырчының виртуаль дуслары уен коралының «казу» дип аталуы турында язганнар.

Җырчы үзе шул уен коралында уйный һәм «Киек каз юллары» җырын җырлый. «Киләсе сезон концертларыбызда бу уен коралын да кулланасыбыз килә», – ди җырчы.

Уен коралын кабул итмәүчеләр «рәхәтләнеп көлгән смайликлар тезгән», скрипкачы Иркә бу уен коралының «башка нәрсә өчен» булуы турында комментарий калдырган.

«Шәп булды бу брат», – дип язган «Киек каз юллары»н җырлап танылган Артур Хәсәнов.

«Абау, бик матур тавышы», – дип тә сокланганнар һәм күпсанлы «ут» билгеләре дә куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100