Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров хатынына Яңа ел бүләге бирү турында: «Ул нәрсә кирәген белми, мин бирмим»

news_top_970_100
Филүс Каһиров хатынына Яңа ел бүләге бирү турында: «Ул нәрсә кирәген белми, мин бирмим»
"Татар-информ" архивы

Филүс Каһировның хатыны Эльмира социаль челтәрдә видео куйган. Анда видео төшерүче сорау бирә.

– Эльмира, Яңа елга Филүстән нинди бүләк көтәсең?

– Бик катлаулы сорау. Белмим дә.

«Менә шулай,  Аллага шөкер, яшәп ятабыз. Ул белми, мин бүләк итмим», – дип сүзгә кушыла җырчы.

– Филүс, Яңа елга Эльмирадан нинди бүләк көтәсең?

– Нинди бүләк? Үзе бүләк! Менә тагын бернинди чыгым юк.

Видеода Эльмира һәм Филүс рәхәтләнеп көлешә. Халык бу парны тыйнак, шул ук вакытта юмор хисле булулары өчен дә яратулары хакында язган.

«Бу хәлгә ничек килеп җиттегез? Өйрәтегез әле», – дип сораган бер егет, бүләк бирешмәүгә ишарә ясап.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 декабрь 2022
    Исемсез
    Яратам бу парны
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100