Татарстанның «алтын тавышы» Филүс Каһиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Син дә сагынма» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
Җырның сүзләрен Рауза Хафизова язган, ә көен Гүзәлия иҗат иткән.
Җырчының иҗатын күзәтеп баручылар яңа иҗат җимешен яратып кабул иткән.