Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров сәхнәдә чыгыш ясаганда нәрсә турында уйлый?

news_top_970_100
Филүс Каһиров сәхнәдә чыгыш ясаганда нәрсә турында уйлый?
Солтан Исхаков

Җырчылар сәхнәдә чыгыш ясаган вакытта онытылып, җырга кереп китәләр дип уйлаган идегезме? Юк икән шул. Бөтен дөреслекне Филүс Каһиров ачып салды. Социаль челтәрдәге шаян видеосында җырчы сәхнәгә чыгып басуга ниләр турында уйлавын әйткән. 

«Концертта җырлаган вакытта минем уйлар: 

Киләсе куплетта нинди сүзләр әле?

Залда ничә кеше икән?

Үтүкне сүндердемме?

Тямайга ничә яшь ул?

Балалар өйдә нихәл микән?

Гитараның тавышы җитми ахры...

Бөтен әти-әниләр дә «Синий трактор» җырын яттан беләме икән?»

Иң беренче комментарийны Фирдүс Тямаев язган. «Мин причем монда?» – дигән ул аптырап һәм рәхәтләнеп көлеп. 

«Белмим, кайчагында шулай уйлап куям», – дип язган аңа Филүс. 

Үзе дә ике малай әтисе, җырчы Илгиз Шәйхразиев: «Праппалям, паппалям», – дип башлаган «Синий трактор» җырын нәкъ балалар телендәгечә. 

«Синий трактор едет к нам», – дип дәвам иткән Филүс. 

«Посмотрите на него, кто же там поет? Киек каз юллары», – дип уенга кушылган Илгиз Хисамов.

«Бу кадәр уйлар белән сәхнәгә ник чыкканыңны онытырсын», – дип тә комментарий язган бер виртуаль дусты. 

«Шаярам гына. Чыгыш ясаганда бары тик моңга тулып җырлыйм, хисләрем турында уйлыйм», – дип тынычландырган Филүс барысын да. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100