Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров Артур Хәсәнов белән танышуы турында сөйләде

news_top_970_100
Филүс Каһиров Артур Хәсәнов белән танышуы турында сөйләде
Салават Камалетдинов

Филүс Каһировның Казандагы концертында Илеш районы егете Артур Хәсәнов та сәхнәгә чыккан иде. Ул «Киек каз юллары» җырын Пензадагы җыелу пунктында мобилизацияләнгән иптәшләре каршында җырлап танылды.

Хәрби киемнән киенгән Артурның чыгышы бөтен кеше өчен зур сюрприз булды. Алар Филүс белән бергәләп, хәзер инде бөтен мобилизацияләнүчеләрнең гимнына әйләнгән «Киек каз юллары» җырын башкардылар.

Филүс «Шәһри Чаллы» газетасының туры эфирында Артур белән ничек танышуы турында сөйләгән.

Видеосы таралып киткәннән соң, мин аны эзли башладым. «Зинһар, бәлки аның аккаунты бардыр», – дип, тамашачыларга мөрәҗәгать иттем. Алар да битараф калмадылар, һәм мин аны бер көн эчендә таптым та. Элемтәгә чыктык, телефоннарны алыштык, аралаштык, сөйләштек. «Нишләп синең кебек җырчылар сәхнәдә түгел? Нишләп татар-башкорт эстрадасы синең турында бернәрсә дә белми?» – дип сорадым. Ул: «Мин үземә карата «самокритичный». Минем кебек кенә бөтен кеше дә җырлый бит, дип уйлыйм да, шулай калды инде, – диде. Оялчан, гади татар егете.

Минем якташ булып чыкты – Илеш районы Лаешты авылыннан. Дүртөйледә мәдәният сараенда эшли икән. Анысы да гаҗәп: җырчы булып түгел, тавыш операторы булып эшли. «Дүртөйледә ул мәдәният сараенда тавыш режиссерлары шундый булгач, җырчылары нинди микән?» – дим.

 

Фото: © Филүс Каһиров һәм Артур Хәсәновның социаль челтәреннән

«Без Башкортстанда гастрольләр белән булабыз. Әти-әниең, туганнарың, якыннарың килсеннәр, концерт карасыннар. Сине дә әйтермен, видеоңны да куярмын, сиңа багышлап та җырлармын», – дидем. Әти-әнисе Уфага килделәр. «Мине дә, әниләрне дә шулхәтле зурлагансың», – дип, зур рәхмәтләрен әйтте. Залда бастырып, әнисенә чәчәкләр биреп: «Илгә шундый ул үстереп биргәнегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм», – дидем. Шулай бит инде.

Ул олы рәхмәтләрен әйтеп тора. Изгелекне аңлый, белә, тоя торган егет. Артыгын кыланмый. Аңа хәзер кемнәр генә язмый, нәрсә генә тәкъдим итмиләр. Ул барысын да уйлап кына эш итә, – дип сөйләгән Филүс.

Казандагы концерты 2 ноябрьдә – Филүснең туган көне көнне була. «Минем өчен иң зур бүләк булды», – ди Филүс һәм Артурны Пензадан Казанга алып килүләре турында сөйли.

Артур үзе: «Филүс, синең концертларың тагын кайларда була?» – дигәч, «менә 2 ноябрьдә Казанда булачак», – дидем. «Шундый мөмкинчелек бар. Әгәр дә син безнең җитәкчелеккә хат язсаң, бәлки, мине җибәрерләр дә», – ди. Бу – зур шатлык булды. Әле туган көндә куелган концерт. Бу – минем өчен иң зур бүләк булачак, дидем.

Хат та яздык. «Артурны герой итеп күрәләр. Халыкның рухын күтәрергә», – дип, русчалап язып җибәрдек. Алар берсүзсез ризалаштылар. Мин машина җибәрдем дә, Артурны алып кайтып җиткерделәр. Аллаһка шөкер. Ул, сюрприз булып, Пирамидада тамашачылар каршына чыгып басты.

Аны хәзер кая гына чакырмыйлар. Үзенә дә: «Әгәр берәр оркестрга, ансамбльгә чакырсалар, син шунда бар инде. Син барыбер сәнгать кешесе булырга тиешсең. Син, кайтып, әле безнең сәхнәләрдә яңгыратып җырлап, тамашачыларны шатландыра торган егет. Исән-имин йөреп кайтырга менә сиңа стимул», – дим, – дип сөйләгән Филүс туры эфирда.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 ноябрь 2022
    Исемсез
    Кешеләргә ни дә булса бирелә икән, аны сынау өчен дип кабул итэсең, билгеле сэхнэдэ жырлаганда тамашачылар урынына Украина дагы "тамаша"ны күзь алдында тотасын, башкача тэhсир итэ.Исэн -сау кайтмаска хэрби хезмэттэн,бу тавышың белән Корьэнне укыр идем ,диеп назер эйтеп ,кайткач онытмый үтэсэн, иң күп кешеләр шул мэчеттэ булыр,элбэттэ тыңла рга билет сатып алмаслар, эмма лэкин хасил булган эжер-саваплары дөнья малы түгел, ә үз ең нэн алда баручы гамэл, күп кэ дэрэжэлерэк.
  • 21 ноябрь 2022
    Исемсез
    Рэхмэт,Филүс,бу синең изге эшеңә саваплар язылыр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100