Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров шәһәр читендә йорт салган

news_top_970_100
Филүс Каһиров шәһәр читендә йорт салган
"Татар-информ" архивы

Эльмира һәм Филүс Каһировлар шәһәр читендә йорт салганнар. Эльмира сторисларында яңа йортларының фотоларын күрсәтте.

«Кайчан күченәсез?» – дип кызыксынучыларга Эльмира: «Ремонт ясагач, Алла бирсә. Хәзер бөтен көч шуңа юнәлтелә. Дизайн-проектын төгәлләп киләбез. Акча җыябыз һәм апрель-майда ремонтны башларга уйлап торабыз», – дип язган.

«Фатир алыйкмы икән, әллә йорт салыйкмы?» – дип киңәш сораган язылучыларына:

«Мин ничек кирәк икәнлеген әйтә алмыйм. Һәркем үзе сайлый инде. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм – мин максатларга омтыла торган кеше. Карарлар кабул итүдән курыкмыйм. Алга атларга һәм ялгышырга курыкмыйм. Аллаһка шөкер, ирем белән белән тормыш позицияләребез туры килә.

Шәхсән безнең гаилә өчен йорт та, фатир да булу кирәк. Безнең, балаларның графигы кайвакыт шәһәрдә калуны да таләп итә. Әмма шәһәр читендәге тормыш – табигать белән берлектә булу, шәһәр ыгы-зыгысыннан качу өчен мөмкинлек», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100