Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров Чаллыда бик кирәкле әйберен онытып калдырган

news_top_970_100
Филүс Каһиров Чаллыда бик кирәкле әйберен онытып калдырган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһировны Чаллыга «Шәһри Чаллы»дан – пятачок» тамашасына чакырганнар. Газета редакциясе тарихында мондый зур концерт беренче тапкыр уздырылган.

«Машина йөртүчебез Зөлфәт абый Казаннан барып алды аны. Артистлар бүлмәсенә елмаеп килеп керде ул. Өстәл артында кызык-мәзәк хәлләр сөйләп көлдереп бетерде. Салаватча сөйләшеп шаккатырды. Гомумән, синең үзеңә үк син булып күрсәтергә мөмкин.

Ул  «Киек каз юлы», «Кайда син?», «Җиз кыңгырау моңнары», «Биеп ал» җырларын башкарды. Соңгысында зал биергә кузгалды. Филүс үзе дә оста биюче, хәрәкәтләренә күз дә иярми. 

Аннары әйберләрен тиз-тиз тутырды да кайтып китте. Соңыннан кызлар белән бүлмә җыештырганда белдек, «косметичкасын» онытып калдырган. Берәрсе артыннан җибәрербез, дип хәбәр иттек. Ә без моны үзебезчә юрадык – әйбере калган икән, димәк, «пятачок»ка әйләнеп кайтачак әле ул», – дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100