news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров «Киек каз юллары»н җырлаган Артур Хәсәновның әти-әнисен концертына чакырган

news_top

Филүс Каһиров Уфа шәһәрендә узган концертына, зур хөрмәт белән, мобилизацияләнгән җырчы Артур Хәсәновның әти-әнисен  чакырган. Артур Хәсәнов Филүснең репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып, үзенең искиткеч көчле тавышы белән бөтен халыкны шаккатырган иде. 

Җырчы хәзерге вакытта Пенза шәһәрендәге җыелу пунктында өйрәнүләр уза. Артур әлеге җырны построение вакытында җырлады. Видеоролик яшен тизлегендә бөтен мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдә таралды. 

Филүс концерт барышында яшь җырчының әти-әнисе янына төшеп, аларга рәхмәт сүзләре җиткергән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар