Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров «Артур синнән матуррак җырлый» дигән сүзләргә җавап бирде

news_top_970_100
Филүс Каһиров «Артур синнән матуррак җырлый» дигән сүзләргә җавап бирде
Салават Камалетдинов

Филүс Каһиров репертуарындагы «Киек каз юллары» җырын Артур Хәсәнов башкаруында яратып тыңлый башладылар. Үзе дә мобилизацияләнгән егет аны хезмәттәшләре каршында җырлаган иде. Социаль челтәрләрдә күпләп таралган видео астына «Филүсне дә уздыра» дип язучылар күп булды.

«Шәһри Чаллы» газетасының социаль челтәрендә барган туры эфирда Филүс Каһировтан «Киек каз юллары» җырын «Артур Хәсәнов матуррак җырлый» дигән сүзләргә фикерен сораганнар.

Артур матуррак җырлый. Мин дә шулай дип кабул итәм аны. Аның тавышына туры килә торган җыр ул. Монда аптырарлык бернәрсә дә юк. Бәлки, минем классик белем булгач, мин эстрадача җырлап бетермимдер. Ә Артурның самими, ничек бар – шулай чыга. Аның тавышына, аның моңына туры килә торган җыр бу, – дип җавап бирә Филүс.

Туры эфирда Филүс Артурның Казан концертында җырлавы, аның Пензадан Казанга килүен әйткән. Филүс Уфадагы концертына Артурның әти-әнисен чакырып, аларга чәчәкләр бирүен дә искә алган. 

«Филүсне дә уздыра» – мобилизацияләнгән егетнең өздереп җырлаган видеосы чыкты, дип язган идек.

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 13 ноябрь 2022
    Исемсез
    Молодец Филус,икегездэ узенчэ матур жырлыйсыз
  • 12 ноябрь 2022
    Исемсез
    Чын зыялы җырчы димичә нәрса дисең инде Филүскә. Кеше яза инде ул теләсә нәрсә. Филүс үзенең нинди дәрәҗәдәге җырчы икәнен белмәсә Артурны чакырып та тормас иде. Филүсне элек тә ихтирам итә идем, хәзер тагын да югарырак баскычка күтәрелде, молодец Филүс!
  • 12 ноябрь 2022
    Исемсез
    Филүс бик тәрбияле, акыллы, профессионал җырчы. Чын мәгънәсендә үзенең менә шундый фикерләре белән, үз үрнәгендә халыкны тәрбияли дә. Профессионал җырчы шундый булырга тиеш тә. Юкса соңгы елларда көнчелектән күзләре томаланган, җыр бүлешә алмыйча көрәшеп яткан "җырчылар" күренә башлады. Андыйлар үзләренә карата хөрмәтне югалта баралар. Филүскә хөрмәтем зур! Исән-сау булсын, тагын да зуррак иҗади уңышларга ирешсен.
  • 12 ноябрь 2022
    Исемсез
    Матур, чын ирләрчә җавап. Фирдус күк сагызланып, мактанып утырмаган
  • 12 ноябрь 2022
    Исемсез
    Шәп җырлыйлар, Артурның җырлавы шундый вакытка туры килде халык кабул итте шул момент белән отты шул гына, ә болай белуче дә булмас иде....
  • 11 ноябрь 2022
    Исемсез
    Филус, син молодец. Чын кеше син.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100