![Филүс Каһиров Әлмәттә концерт куя алмаган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/2/19/dabaf3875c63c49621f1d9f03d629d93.jpg)
Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров үзенең яңа концерт программасын Әлмәт тамашачысына бүген, 19 февраль көнне, тәкъдим итәргә тиеш иде. Ләкин җырчы башта Башкортстан якларындагы гастрольләре, аннан 2 көн Яр Чаллыда узган концертларыннан соң чирләп киткән.
«Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Кызганычка, авыру сәбәпле, бүгенге концерт 25 апрельгә күчерелә. Аңлавыгыз өчен рәхмәт», – дип яза ул үзенең сторисларына.