Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филология институтына сәяхәт: бюджет урыннары, фин бүлмәләре һәм кабул итү тәртипләре

«Сезнең уку — укумыни? Ә менә без 2020 елда ничек укып чыктык!» — дип искә алыр хәзерге яшьләр еллар үткәч. Абитуриентлардан бигрәк, ата-аналарның башы ката. Кая барырга соң? КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кабул итү, бюджет урыннары артуы һәм студентларга эш урыннары булдыру турында сөйләде.

news_top_970_100
Филология институтына сәяхәт: бюджет урыннары, фин бүлмәләре һәм кабул итү тәртипләре
Салават Камалетдинов

«Без абитуриентларны оффлайн форматта да кабул итәргә әзер»

Бөтен Җир шары интернетка күчеп бетте бит, диярсез. Юк шул, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына документларны кабул итү оффлайн форматта да оештырылачак. Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, 20 июньнән документлар кабул итү эше башлап җибәреләчәк.

Быел соңгы берничә ай дәвамында, коронавирус белән бәйле рәвештә, үзенчәлекле форматта эшлибез. Моның өчен барлык тиешле оештыру чаралары башкарылды. Безгә килгәндә, документларны Татарстан урамы, 2нче йортта урнашкан эш бүлмәләрендә кабул итәчәкбез.

Документларны онлайн форматта кабул итү КФУ өчен зур яңалык түгел. Элек дистанцион технологияләрне өстәмә чара буларак кына кулланган идек, тәҗрибәбез бар. Әгәр дә әти-әниләр, балалар документларны оффлайн тапшырырга теләсәләр, рәхим итсеннәр, укырга кабул итүне аерым бүлмәдә оештыра алабыз, мөмкинлекләр бар.

Документларны кабул итү вакыты башка еллардан аерылып тора. Элек июльгә кадәр дәвам итсә, быел августка кадәр барачак. Чит илдән килгән гражданнарны университетка кабул итү октябрь аенда гына төгәлләнәчәк. Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмаган кайбер студентлар һәм чит ил гражданнары сынауларны дистанцион форматта узарга тиеш була.

Балаларны һәм ата-аналарны тынычландырасыбыз килә. Балалар аттестатларын алу белән, Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәсен көтмичә, 20 июньнән башлап документларын КФУның «Студент булам» социаль челтәре аша тапшыра ала. БДИдан соң, без имтиханнар нәтиҗәсен үзебез алачакбыз һәм системага кертәчәкбез. Калган мәсьәләләр буенча яңалык һәм кыенлыклар юк дип уйлыйм, — диде Рәдиф Җамалетдинов.

Бюджет урыннар саны арткан

Барлык абитуриентларны һәм бигрәк тә газиз балалары өчен кайгырган ата-аналар өчен актуаль мәсьәлә — бюджет урынга эләгү. Кайберәүләр бөтенләй «эләгә алмам инде», «алмаслар», «миннән булмый», дип өметсезләнә. Кул төшерергә ашыкмагыз! Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә бюджет урыннары артуын белдерде.

Елдагыча, бакалавриатка ике юнәлеш буенча кабул итәбез. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган юнәлештә, укытучыларның эшләү мөмкинлекләрен арттыру максатыннан, аларга ике төрле белгечлек бирәбез. Әйтик, быел татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлегенә кабул итәбез. Әлеге юнәлешкә 25 бюджет урыны бүлеп бирелде. Чагыштыру өчен, узган ел 20 урын иде.

Филология белгечлегенә 23 бюджет урыны бар, ә узган ел 20 иде. Гомумән, соңгы елларда бюджет урыннарының бу кадәр күп булганы юк иде әле.

Икенче юнәлеш — гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика. Без быел уку планнары төзү барышында ук «Татмедиа»га мөрәҗәгать иттек, андагы белгечләр белән бергә татар журналисты нинди булырга тиеш, нинди дисциплиналар кертелергә, практикалары кайда булырга тиешлеген сөйләштек. Әлеге белгечләрне әзерләүдә «Татмедиа», телевидение, газета-журналлар белән тыгызрак эшләргә телибез, - диде Рамил әфәнде.

Рамил Мирзаһитов әйтеп узганча, югарыда искә алган ике юнәлеш өчен дә бер үк төрле имтиханнар бирергә кирәк: рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре кирәк булса, татар теленнән Бердәм Республика Имтиханы нәтиҗәләре яисә КФУ системасында имтихан тапшырырга кирәк булачак.

Татар теленнән имтиханга әзерләнү өчен, 15 июльдән соң дистанцион форматта махсус курс үткәрергә уйлыйбыз. Шулай ук, магистрлык программасына да кабул итәбез: филология, мәдәниятара багланышлар һәм төрки телләр (15 бюджет урын), педагогик белем бирү: татар теле һәм әдәбияты һәм яңа технология (12 бюджет урын), — дип аңлатты югары мәктәп деканы.

Республика заказы буенча төзелгән төркемнәр полилингваль мәктәптә укытачак

Берьюлы берничә белгечлек үзләштереп чыгасыгыз киләме? Сезгә укыту буенча тәкъдим ителгән дүрт юнәлешнең берсен сайларга була! Биш ел укыйсыз һәм… ике дипломга ия буласыз. Шәп бит?!

Кайда эшләячәкмен инде, дияргә ашыкмагыз. Быел Татарстан Республикасы полилингваль мәктәпләр өчен махсус заказ биргән. Бу уңайдан институтта дүрт төркем булдырылган.

Барлыгы 150 урынга кабул итү планлаштырыла. Балаларны ике белгечлек буенча укырга алачакбыз: математика һәм инглиз теле, биология һәм инглиз теле, тарих һәм инглиз теле, башлангыч мәктәп һәм инглиз теле укытучысы. Әлеге программаларны үзләштергән балалар ике дипломга ия булып чыга.

Шушы программа инде өченче ел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла. «Дүрт» һәм «биш» билгеләренә укыган студентларыбыз ай саен 15 мең сум стипендия алачак», — дип өстәде директор Рәдиф Җамалетдинов.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов дүрт төркемнең Бондаренко урамында төзелә торган полилингваль мәктәптә укытыр өчен әзерләнәчәген әйтте:

Дүрт төркемгә егерме бишәр урын белән йөз кеше кабул итәбез. Дөрес, алар быелдан ук эшли алмый. Биш елдан соң диплом алып чыккач, өч телдә укыта алачаклар. Без уку планнарын төзер алдыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министры вәкилләре, университет галимнәре белән дә күп сөйләштек. Мәсәлән, математика һәм инглиз теле укытучысы инглиз телен дә, математиканы да укыта ала. Шул ук вакытта ул математиканы инглиз телендә дә укыта алырга тиеш.

Әмма төп шарт бар: Әлеге юнәлешкә кергән һәр бала белән әңгәмә оештырабыз. Абитуриент кергәндә үк Татарстанның бер мәктәбе белән килешү төзергә тиеш. Килешүләрне документларны тапшырган вакытта онлайн беркетергә кирәк. Киләчәктә уку йортын тәмамлагач, студент килешү төзегән мәктәптә биш ел эшләргә тиеш. Әңгәмә барышында белгечләребез абитуриентның укытучылык һөнәренә осталыгын бәяли, татар телен һәм бераз инглиз телен белү дә җитди исәпкә алына.

Кая эшкә урнашырга яки институтта студентлар өчен нинди эш булдырылган?

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профориентация һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек үзәге мөдире Алмаз Закиров институтны тәмамлаган студентларның 75 проценты үзләре укыган юнәлеш буенча эшкә урнашуын әйтте.

Студентларыбыз, нигездә, белем бирү оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәни оешмаларга, төрле вәкиллекләргә урнаша. Үзәгебез ел дәвамында укучылар белән очрашулар үткәрә. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә, аралашып торабыз, - диде Алмаз Закиров.

Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов апрель аеннан дистәгә якын студентны үзләренә эшкә алуын да әйтте. Әлеге студентлар - бүген кабул итү комиссиясен оештыру эшендәге төп ярдәмчеләр.

«Мин монда яшәр идем»: институтта фин технологиясе буенча эшләнгән яңа аудиторияләр әзерләнгән

Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов институтның яңа бүлмәләре буйлап минем өчен аерым экскурсия уздырды. 15 өр-яңа аудиторияне күргәч, таң калдым. Мондый шартлар төшкә дә кермәс иде, чын!

Андагы җиһазлар Финляндиядән кайтарылган һәм фин технологиясе буенча эшләнгән. Тактасы да уникаль: беренче карашка гап-гади кара төстәге такта инде, диярсез. Әмма ул әлегә бердәнбер такта, аңа акбур белән дә, маркер белән дә язып-сызып була. Кулланыгыз гына! Андагы урындыклар, өстәлләр… Чит илдәге кебек хис иттем үземне.

Ә бер бүлмә, гомумән, ишексез. Коридордан барасың-барасың да, эченә рәхәтләнеп атлап керә аласың. Болай укып буламыни, дигән сорау туа. Була шул! Әлеге аудитория эчендә урнашкан колонкалардан чыккан тавышны бары шул бүлмә эчендә утырган кешеләр генә ишетә ала. Аның сере дә шунда: тавышны сеңдерә торган җиһазлар коридор буйлап түшәмгә эленгән.

Рәхәтләнеп укыйсы да укыйсы гына! Укырга кереп, лекцияләрне шушы аудиторияләрдә тыңлый башласаң, чыгасың да килмәс, билләһи. Аручылар өчен «пуфик»ларга ятып, ял итеп алу мөмкинлеге бар - алар монда б-и-ик күп. Үзе җылы, үзе йомшак… Студентка тагын ни кирәк инде? Тукланып аласыгыз килсә, кофе-брейкка рәхим итегез! Үзегезне чит илнең иң текә барында утырган кебек хис итәрсез.

Студентлар һәм мөгаллимнәр дистанцион форматта гына эшләсәләр дә, хуҗалык эше юнәлешендәге хезмәткәрләр, төзүчеләр үз эшләрен башкарып килде. Яңа уку елына без унбиштән артык яңа аудитория әзерләдек. Алар, иң беренче чиратта, педагогик кадрлар әзерләү өчен хезмәт итәчәк. Бу — Европа таләпләренә 100 процент җавап бирә торган аудиторияләр.

Җиһазлар иң соңгы технология буенча җитештерелгән. Форсаттан файдаланып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм КФУ ректоры Илшат Гафуровка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Нәкъ менә аларның матди ярдәме белән без әлеге аудиторияләрне төзекләндердек һәм җиһазладык, — дип сөйләде директор.

Яңа уку елында институтка килеп укыйбызмы?

Институтыбыз директоры Рәдиф Җамалетдиновка: «Быел уку елы ничек башланачак: барып укыйбызмы яисә өйдән генә дистанционмы?» — дигән сорау бирдем. Аның җавабы:

Яңа уку елы гадәти формада булмаса, без дистанцион форматта укытырга әзер, уку-укыту беренче сентябрьдә башланачак. Соравыгызга әлегә төгәл җавап биреп булмас, чөнки республикабызда да атна саен хөкүмәтебезнең яңалыклары чыгып тора. Әгәр дә мондый вазгыять дәвам итсә, укуларны сентябрьдән гадәти форматта башлап җибәрербез дип уйлыйм. Әмма, күреп торасыз, Кытайда коронавирусның икенче дулкыны башланып китте. Безгә дә, Россиягә дә әйләнеп кайтмас дигән фараз юк, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100