Россия Ислам институтының филология һәм илләрне өйрәнү кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Шәйхуллин Тимур Әгъзам улы вафат булган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте телеграм-каналында хәбәр ителә.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Аллаһ Раббыбыз мәрхүмне Үз рәхмәтеннән ташламасын, гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итеп, аны Җәннәт нигъмәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.
إنا لله وإنا إليه راجعون
«Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!»