Филология фәннәре докторы, профессор, күренекле тюрколог Алмас Шәйхулов вафат
2010 елдан Алмас Шәйхулов БДУ татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире булды.
«Кызыл таң» газетасы Филология фәннәре докторы, профессор, күренекле тюрколог Алмас Шәйхуловның вафат булуын хәбәр итә.
Алмас Галимҗан улы Шәйхулов 1945 елның 25 октябрендә Башкорт АССРының Туймазы районы Туймазы эшчеләр бистәсендә туган.
1963 елда Туймазы 1нче урта мәктәбен тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген Туймазы геофизика җиһазлары һәм аппаратуралар заводында электр слесаре булып башлый.
1964-65 елларда районның Түбән Бишенде авылындагы кичке мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты фәненнән укыта.
1965 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлагач, ике ел Туймазы 7нче урта мәктәбендә өлкән сыйныфларда урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
1972-75 елларда Русия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының төрки һәм монгол телләре секторы аспирантурасының көндезге бүлегендә укый.
1975 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли: 1980 елга кадәр филология факультетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент була,
1980-85 елларда — өлкән укытучы, 1985-2001 елларда доцент вазыйфаларын башкара. 2001 елдан — профессор.
2010 елдан Алмас Шәйхулов татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире булды.
Алмас Галимҗан улы — тел белемендә алтаистика һәм чагыштырма-тарихи тел белеме өлкәсендә иң актив эшчәнлек алып баручы галим булды. Аның 500дән артык хезмәте басылып чыккан. Ул боларның барысына да бер үк вакытта Башкорт дәүләт университетында укытучылык итү чорында ирешә.
Шулай ук, аның фәнни эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе — лексикография өлкәсе. Ул татар лексикографиясен сүзлекләр төзү эшен теоретик нигезләүгә дә, ономастик һәм идеографик сүзлекләр төзү эшенә дә зур өлеш кертә. Аның бу хезмәтләре татар телен төрле аспектта тикшерү өчен бай һәм әһәмиятле чыганак булып тора.
«Кызыл таң»чылар Алмас Шәйхуловның якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.