Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фильмнарда массовка күренешләрен ничек төшерәләр?

Фильм карарга яратучыларның массовка күренешләренең ничек төшерелгәне турында уйланганнары бардыр. Операторлар кайбер фильмнарда меңләгән, миллионлаган халыкны төшерә. Алар чын кешеләрме? Чыннан торып, шулкадәр халыкны җыялармы әллә компьютер технологияләрен эшкә җигәләрме? Бу турыда белгечләр 2018 елда кинотеатр экраннарында күрсәтелгән “Богемская расподия” фильмы мисалында сөйли.

news_top_970_100
Фильмнарда массовка күренешләрен ничек төшерәләр?

Фильм Англиядә урнашкан Уэмбли стадионындагы йөз меңлек халыкны төшерү өлешеннән башлана. “Live Aid” (“Тере ярдәм”) дип аталган концерт куела.

Грэм Кинг, продюсер: “Live Aid – Боб Гелдоф тарафыннан ач Африка балалары өчен ярдәм итү максатыннан оештырылган хәйрия концерты. Концерт Филадельфиядә һәм Уэмбли стадионында бирелә. Шуның өчен анда Атлантика океанының ике яр буе илләреннән дә музыкантлар катнаша”.

Томас Сигель, баш оператор: “Съемкаларны “Live Aid”тан башлау – зур адым булды, ул шундый масштаблы эш. Төзелгән декорацияләрнең размерлары оригинал белән бер иде. Иң авыры – урын табу булды. Чөнки Лондонда зур буш урыннар юк диярлек. Декорацияләрне зур аэродромда төзедек.

Мэй Лэн, координатор: “Live Aid” сәхнәсендәге халык – аерым бер персонаж. Алар йөз мең. Спрайтинг технологиясе белән без халык арасындагы кешеләрне костюмнарда аерым төшерәбез. Яшел фонда төшереп алганнан соң, аларны карточка кебек кулланып була. Бу очракта, без кешеләр нигезендә өч катлы сетка төзедек.

Без цифрлы дублерларны кулланырга теләмәдек, ә чын кешеләрне һәм аларның табигый хәрәкәтләрен керттек. Бер актерны без өч төрле костюм кидереп видеога төшердек һәм, массовка булсын өчен, компьютер графикасында стадион буйлап таратып чыктык. Бу этапта рәссамнар зур эш эшли, алар макетны үзгәртә. Һәм стадионның билгеле бер нокталарында алар халыкның тыгызлыгын да үзгәртә. Әлбәттә, халык арасында башын сузып караган, тик кенә басып торган кешеләр дә була. Без аларын аерым төшердек һәм, шулай ук, массовкага керттек. Шуңа күрә, ул фильмда бик тә табигый күренә. 

Чын кешеләрне кулланып, компьютер гометриясендә аларны таратып чыктык. Компьютер технологиясе соңгы өлештә генә кулланылды. Менә шулай без йөз меңлек кешеләрне компьютер ярдәмендә стадион буйлап таратып чыга алдык. Бу тәҗрибәне уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм”.

Бен Харди, актер: “Концертны бөтен дөнья карый, сан белән алсак, ике миллиардка якын кеше. Һәм музыкантлар бу мөмкинчелекне кире кага алмый. Күз алдына китергез, сез – дүртәү, ә сезгә меңләгән халыкның карашы төбәлә. Һәм дөнья буйлап миллион кеше телевизордан трансляция аша карый”.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100