Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филиппинда вулкан ата: Казан туристы Регина бу күренешне «ахырзаман» дип бәяләгән

Хакимият шул төбәктә яшәүче кешеләрне эвакуацияли башлаган.

news_top_970_100
Филиппинда вулкан ата: Казан туристы Регина бу күренешне «ахырзаман» дип бәяләгән
Рената Смирнованың аккаунтыннан

Филиппинның Ласан утравында Тааль вулканы ата башлаган. Вулканнан атылган төтен һәм көл биеклеге бер километрга җитә. Шул ук вакытта җир тетри башлаган. Филиппин хакимияте вулкан янындагы — Сан-Николас, Балете һәм Талиса муниципалитетларындагы кешеләрне эвакуацияли башлаган. Вулканнан чыккан магма шушы төбәкләрне күмеп китәргә мөмкин дип фаразлана.

Монысы әлегә фаразлар гына, әмма вулканнан атылган көл бу җирлектә чын катастрофа тудырган. Филиппинда сәяхәттә булган һәм бүген генә Тааль вулканы тирәсенә экскурсиягә барырга дип җыенган Казан кызы Регина шул хакта хәбәр итә. Регина ире, балалары һәм туганы белән Филиппинга ял итәргә барган булган.

Вулканга ике километр гына, ә машиналар вулкан көлендә. Вулкан активлыгы ике, аз кебек, әмма куркыныч күренә, ди сәяхәтче.

Соңгы тапкыр вулкан 1977 елда аткан булган. Туристлар вулкан авызына атларда күтәрелә торган булган.

Урамнарда этеш-төртеш — ничек котылырга икәне билгесез. Бездә барысы да яхшы, дип шаяртып яза Регина.

Регина вулкан көленең ни икәнен дә күрсәтеп, зонтигын төшереп җибәргән.

Регина куркыныч фотолар җибәргәч, әтисе Казандагы тыныч ишегалдын төшереп җибәргән. «Әтинең юморын яратам», — дигән Регина.

Күпмедер вакыттан соң Регина, электр бирү туктатылуын һәм китү мөмкин түгеллеген яза — чөнки машиналар бөкеләрдә утыра. Кешеләр автобусларга утырса, алар киресенчә, чыгып, гиперамаркетка кергәннәр һәм иртәнгә кадәр шунда калырга уйлаганнар.

Сәяхәтче супермаркеттагы фотосын куйган. Регинаның битенә вулкан көле утырган, фотодан күренгәнчә, ул үзен тыныч тота. Аларның гаиләсе азык-төлек сатып ала алган. «Паника юк», — дип яза ул.

«Төнне тыныч уздырырга һәм иртән китәргә язсын. Күк караңгы, бөтен дөньяга күк күкри һәм яшен яшьни, ахырзаман кебек, дип яза ул.

Регина әйтүенчә, алар 18 катта яшәгән, әмма аларга 3 катка төшәргә киңәш иткәннәр. «Бина селкенеп тора. Бик куркыныч. Әйберләремне җыеп, дога укырга киттем», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100