news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филипп Киркоровның әтисен реанимациягә салганнар

news_top
Филипп Киркоровның әтисен реанимациягә салганнар

Филипп Киркоровның әтисе – 89 яшьлек Бедрос Киркоровны ашыгыч рәвештә реанимациягә салганнар, дип яза РБК. Аның йөрәге тоткан.

«Бедрос реанимациягә эләкте. Хәле авыр. Әмма профессор Амиран Шотаевич Ревишвили аны коткарып калу өчен барысын да эшли. Ул Пресвятая Богородица бәйрәме көнендә булды. Бедром турында яхшы хәбәр килсен дип дога кылабыз», – дигән Филипп Киркоровның вәкиле.

Бедрос Киркоров (үз фамилиясе Крикорян, Бедрос әрмән гаиләсеннән) Болгариядә 1932 елда туган. Ул яшь чагында итекче булырга укыган һәм шәһәр хорында, соңыннан хәрби хорда җырлаган. Крикорян фамилиясен ул болгарча яңгыраган Киркоровка үзгәртә. Чыгыш вакытында композитор Арно Бабаджанян аңа игътибар итә һәм Советлар Союзына килергә чакыра. Бедрос 1960 елларда СССРга килеп, ГИТИСка укырга кергән. Төрле оркестрларда чыгыш ясаган, аның берничә пластинкасы чыккан.

Филипп Киркоров – аның беренче хатыны Викториядән туган улы. Икенче хатынына ул 1997 елда өйләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар