Филипп Киркоровның 90 яшьлек атасы «кеше арасына» яңа хатын белән чыккан. Филипп Киркоров аның 43 яшьлек йорт караучы хатын-кыз булуын, ә хәзер инде атасының яшь хатыны икәнен әйткән, дип яза «Комсомольскя правда».
Бедрос Киркоров күптән түгел генә үзенең хатыны Людмила белән аерылышты. Бедросның беренче хатыны –Виктория, ул – Филиппның әнисе. Икенче хатыны Людмила белән 1997 елда кавышалар, анысы җирле колхоз рәисе була.
Филипп Киркоров концертыннан соң, атасы яңа хатын белән килеп керә. Җырчы: «Залда – минем әти, ул миңа тормыш, фамилия бирде, бүген 91 яшьтә диярлек, яшь хатыны белән миңа кул чаба. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк», – дигән.
Бедрос икенче хатынының Мәскәүгә күчәргә теләмәве сәбәпле аерылышуын әйткән. Людмила Новгородта яши һәм укыта икән.