Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филипп Киркоровны үтерә язганнар — Максим Галкинны гаеплиләр

Филипп Киркоровны үтерә язганнар — Максим Галкинны гаеплиләр

news_top_970_100
Филипп Киркоровны үтерә язганнар — Максим Галкинны гаеплиләр

2017 елның җәендә Филипп Киркоровка һөҗүм булган, аны үтерә язганнар. Шушы эш буенча гаепләнүче Хидирнеби Казуев исемле кеше заказчы дип Максим Галкинны атаган. Имеш, Галкин Киркоровтан көнләшеп, үтерүче яллаган. Бу турыда «СтарХит» журналы яза.

Филипп Киркоров белән Алла Пугачева аерылышкач, алар дус булып калган. Гаиләләре белән аралашалар. Киркоров яраткан хатынын җибәргән, аның яңа ире — Максим Галкин белән яхшы мөнәсәбәттә, дип яза бу журнал.

Бүген матбугат чаралары йолдызлы гаиләләрнең дуслыгы — ялган, дип хәбәр таратты. Чынлыкта исә, Киркоров Галкинга үч саклый. Киркоровны үтерергә маташуда гаепләнүче исә Галкин заказы буенча эшләвен әйтә. 20 яшьлек Хидирнеби Казуев раслаганча, Галкин «заказ» биргән. Ул Киркоровны үтертмәкче булган. Шуның өчен ике миллион сум хак вәгъдә иткән.

«Бу минем тема түгел. Мин комментарий бирә алмыйм», — дигән Максим Галкин «СтарХит» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100