news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филипп Киркоров үзен Николай Басков белән янәшә җирләргә кушкан

Филипп Киркоров белән Николай Басков инде күп еллар бик якын дуслар.

news_top
Филипп Киркоров үзен Николай Басков белән янәшә җирләргә кушкан
Михаил Захаров

Филипп Киркоров, Николай Басковка шалтыратып, сәер тәкъдим ясаган. Җырчы, үлгәч, каберенең Николай Басковныкы белән янәшә булуын тели. Бу турыда инстаграмда «Новости звезд шоу-бизнеса» төркеме яза.

Мондый уй җырчыга юктан гына килмәгән. Филипп Киркоров, еш кына, Людмила Гурченко һәм Любовь Орлова каберләрен зыярәт кыла. Аларның каберләре зиратның төрле урыннарында булу йолдызга кыенлыклар тудыра икән. 

«Беләсеңме мин нәрсә уйладым. Әйдә, фанатларыбызга уңайлы булсын өчен, безне янәшә җирләргә кушыйк. Әгәр син алданрак китсәң, мин сине җирләрмен. Мин китсәм — син мине. Бер-беребезгә сүз бирик», — дигән Филипп Киркоров дустына. Бу хакта Николай Басков «Привет, Андрей» тапшыруында әйткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар