news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филипп Киркоров концерт оештыручыларына сүгенгән

Филипп Киркоров концерт оештыручыларына сүгенгән

news_top
Филипп Киркоров концерт оештыручыларына сүгенгән
"Новая волна - 2019" фестиваленең репетициясендә Филипп Киркоров үз ярдәмчеләре һәм чараны оештыручыларга сүгенгән. "Лайф" яңалыклар сайты бу күренешнең видеосын куйган.


"Мин камералар белән репетиция ясамыйча, концертыгыз башланмаячак!" - дип кычкыра Филипп оештыручыларга. Сөйләменә ул сүгенү сүзләрен мулдан кыстырган.

Филипп концертның ничәдә башланасы, аның туры эфирда күрсәтеләсе миңа барыбер дип белдергән. Репетиция өчен сәгать ярым вакыт кирәк булуын әйткән.

"Новая волна" конкурсы быел 24-29 август көннәрендә Сочи шәһәрендә уза. Анда 11 илдән 13 финалист катнаша.

Исегезгә төшерик, бу Филиппның беренче мәртәбә генә холыксыз кылануы түгел. 2004 елда матбугат конференциясендә ул журналист Ирина Ароянга кимсетүле сүзләр әйтте. 

Филиппның сүгенүен күрсәткән видеолар интернетта еш пәйда була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар