Филипп Киркоров: «Казанга 27 чемодан кием алып килдем»
20-26 августта Казанда «Яңа дулкын» Халыкара яшь башкаручылар конкурсы уза. Чараның беренче көнендә «Интертат» хәбәрчесе булды.
Яшь башкаручылар өчен «Яңа дулкын» популяр музыка халыкара бәйгесе Россия һәм чит илләрнең мәдәни тормышында иң зур музыкаль вакыйгаларның берсе булып санала. Ике дистә елдан артык конкурс яшь артистларның иҗади күтәрелеше, яңа исемнәр ачу өчен мәйданчык булып тора. Быел әлеге зур чарада эшләргә насыйп булды.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Казанда «Яңа дулкын» икенче тапкыр уза. Хәтерләсәгез, былтыр да Казаныбызда «дулкын» шаулаган иде. 2002 елдан 2014 елга кадәр фестиваль Латвиядә уза. 2015 елда бу чара Россиягә күчә, Краснодар краенда - Сочида, аннары "Сириус"та үткәрелде.
Конкурс 20-26 август көннәрендә «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә урнашкан New Wave Hall концертлар залында уза. New Wave Hall 2015 елда "Яңа дулкын" конкурсы өчен махсус төзелгән корылма. Ул 2800 тамашачыга исәпләнгән.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Конкурсның төп бурычы – яңа “йолдызлар” ачу. "Яңа дулкын" күп җырчыларны дөньяга чыгарган фестиваль, без аларның күбесен беләбез дә. Мәсәлән, Дима Билан, Сергей Лазарев, Анастасия Стоцкая, Ирина Дубцова, Полина Гагарина һәм башкалар (әле чит илләрдән күпме).
«Яңа дулкын» Татарстан Республикасында яшәүчеләргә һәм кунакларга җиде музыкаль кичә бүләк итәчәк: иң популяр башкаручылар катнашында конкурсны ачу һәм ябу тантаналары, Игорь Саруханов һәм Юрий Антоновның иҗат кичәләре, Раймонд Паулс юбилеена концерт, жюри әгъзалары кичәсе, Россия эстрадасы йолдызларының зур гала-концерты. Хәер, бу зур чара Казан халкына бераз уңайсызлыклар, бөкеләр дә «бүләк итәчәк».
«Биш килограммга ябыгырга кирәк»
Конкурсның беренче көнендә кызыл келәмнән танылган җырчылар һәм конкурсантлар узды. Үзебезнең артистларны якыннан күрүгә ияләнеп өлгергән идем инде, бу юлы Россия артистларын да якыннан күрдем. Филипп Киркоров бар кешене таң калдырды.
«Стилистым әйтүенчә, быел мин киемнәр күплеге буенча рекорд куйдым. Үткән елны 14 чемодан алган идем, ә быел 27 булган, чөнки яңа җырлар, чыгышлар, барасы мәҗлесләр, фотосессияләр күп. Хәтта кунакханәдә иртәнге ашка барганда да матур буласы, зәвыклы киенәсе килә», - диде ул.
Киркоров җәй көне Грециядә әйбәт ял иткән икән, анысын да сөйләде.
«Бу конкурс алдыннан әйбәт ял иттем, тазардым. Шуңа хәзер диета тотам, спорт белән шөгыльләнәм. Кунакханәдә бик тәмле ашаталар, тик мин авызымны «тегеп» куйдым, күп ашамыйм. Биш килограммга ябыгырга кирәк, алайса концерт костюмнарыма авыррак сыя башладым һәм мин элеккеге формама ияләшкән идем инде», - диде ул.
«Спорт белән шөгыльләнгәч, көзгегә каравы да рәхәтрәк»
«Сандугачым» җыры белән популярлык казанган, үзебезнең Алсуның күлмәге башкаларныкыннан аерылып тора иде. Беренче тапкыр яңа бренд белән хезмәттәшлек иткән икән.
«Бүген самолетымны тоткарладылар, килдем дә, туры репетициягә киттем, Казанда йөреп өлгермәдем әле. Беренче тапкыр яңа бренд белән хезмәттәшлек иттем. «Миңа «Яңа дулкын» конкурсына матур костюм кирәк», - дидем, алар мине аңлады һәм шушындый искиткеч матур күлмәк тегеп бирде», - диде ул.
Җырчы актив рәвештә спорт белән дә шөгыльләнә башлаган икән.
«Спорт белән шөгыльләнә башлавым сәламәтлегемне ныгыту өчен. Ул кәефемне дә күтәрә, энергиямне дә арттыра, дөнья икенче «җете» төсләр белән уйный башлый, эшләр дә яхшырак бара. Һәм, әлбәттә, спорт белән шөгыльләнгәч, көзгегә каравы да рәхәтрәк, үз-үзеңә күбрәк ошыйсың. Тренер белән шөгыльләнмим, миңа олы кызым ярдәм итә», - диде ул.
Алсу турында әйткәндә, быел «Яңа дулкын»ның беренче көнендә үк татарча җыр яңгырады – «Сандугачым». Мин үзем концерт залында булмадым, әмма ул җырны ишетеп калдым. Былтыр, «Яңа дулкын»да татарча җыр булмау сәбәпле, сүзләр булып алды.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Минем иң яраткан шөгылем – ашау»
Рус эстрадасында популяр булган «Ты не такой», «Внеорбитные», «Так сильно» җырларын башкаручы Юлианна Караулова Казанны тәмле аш-су өчен ярата икән.
«Минем иң яраткан шөгылем – ашау, ә Казан тәмле ризыкларга бик бай. Гадәттә мин, шәһәргә килүгә, иң беренче чиратта яңа ашау урыннары эзлим, тик бүген өлгермәдем шул әле. Алай да Казанда бик матур, җылы мохит, монда урамда йөрергә генә дә рәхәт, халкы да кунакчыл», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Ә алда – биш «йолдызлы» көн.