news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филипп Киркоров Казан концерты турында: «Татар милли костюмы элементларын кулланачакмын»

news_top
Филипп Киркоров Казан концерты турында: «Татар милли костюмы элементларын кулланачакмын»
Фото: © «Татар-информ»

Россиянең халык артисты Филипп Киркоров «Мисс БРИКС 2026» беренче халыкара матурлык конкурсының жюри составында иде. «Казан Экспо» күргәзмә үзәге сәхнәсендә узган финал артистны яңа иҗади экспериментларга илһамландырган. Бу хакта ул «Татар-информ»га сөйләгән.

«Мин бу тамаша белән илһамландым. Иртәгә Казанда узачак тамашамда мин, һичшиксез, татар милли костюмы элементларын кулланачакмын», – дип сөйләгән артист.

Киркоров шулай ук конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуына игътибар итә.

«Бүген бу искиткеч матурлык бәйрәмендә жюри әгъзасы булу – минем өчен аерым бер хөрмәт», – дип белдерде җырчы.

Киркоровны татар милли костюмыннан күз алдына китерә аласызмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар