Филипп Киркоров Чаллыны ошатып киткән - видео
Чаллыдагы Боз сараенда узган тамаша аншлаг белән узган.
Россия эстрадасы патшасы Филипп Киркоров Чаллыда «Цвет настроения» тамашасын күрсәткән. Киркоров Чаллыга 29 ноябрьдә кич белән килгән. Артист тимер юл вокзалында җырлап җибәргән. «Без Чаллыга килдек. Чаллы, Чаллы, Чаллы. Хәзер төн инде, йокларга киттек», — дип хәбәр итә ул инстаграмда.
«Җырчы үзенең махсус вагонында килгәндер. Анда йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, кухня һәм душ бар», дип яза «КП» сайты.
Чаллыдагы Боз сараенда узган тамашада Киркоров «хулиганлык» та күрсәтеп киткән. Бер номерда сәхнәдә шәрә артист барлыкка килгән. Ул шарга басып тора. Бераздан гына аның махсус кием кигән егет булуы ачыклана. Ул Киркоров коллективы кешесе булып чыга. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Киркоров Чаллыны мактап инстаграмда видео да куйган. «Игорь Крутой белән Дюссельдорфка музыкаль сәяхәтбезне туктатып торып, шәп шәһәр Чаллыга килдек», — дип сөйли ул видеода.