news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Филипп Киркоров белән генә җырлыйсы калды»: Илсөя Бәдретдинова яңа дуэт яздырган

news_top

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов белән дуэт яздырган. Бу аның иң зур хыялларының берсе булган.

«Айдар Ганиевич белән дуэт җырлау минем иң зур хыялларымның берсе иде. Куркып кына тәкъдим итеп карадым… Вакыты нык тыгыз чакка эләктем... Алай да каршы килмәде. Рәхмәт Сезгә! Легенда булып та кешелеклелегезне саклап калганыгыз, гадилегегезне югатмаганыгыз өчен! Хәзер тагын да ныграк яратам һәм хөрмәт итәм үзегезне.

Тиздән бу җырны барлык музыкаль мәйданнарга чыгарачакбыз», – дип яза Илсөя социаль челтәрдә.

Хәтерләсәгез, Илсөя Бәдретдинова күптән түгел Әнвәр Нургалиев белән дуэт яздырган иде. Аның шулай ук Давлян белән дуэтта яңа җыр чыгардылар. Шуңа ишарә итепме, комментарийларда бер ханым: «Филипп Киркоров белән генә җырлыйсы калды», – дип язып калдырган. Илсөя аңа: «Язларга», – дип җавап язып калдырган.

Комментарийларга караганда, җырны бик күпләр ошаткан, матур сүзләр язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар