Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Филармония йөзен күрсәтә»: Фән Вәлиәхмәтов концертына килүчеләрне залга кертмәгәннәр

Чакыру билетлары белән килгән тамашачылар концертка керә алмыйча, урамда калган.

news_top_970_100
«Филармония йөзен күрсәтә»: Фән Вәлиәхмәтов концертына килүчеләрне залга кертмәгәннәр

Халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның концертын карарга дип Филармониягә килүчеләрнең бер өлеше концертка керә алмаган. Иң кызыгы — кешеләр чакыру билетлары буенча килгән, әмма керә алмыйлар. Халыкның бер өлеше генә кергән, вахтадан да кертмәгәннәр. Ачулы апалар видеода шул хакта сөйли. «Киенеп-ясанып килдем, туфлиләр белән килдем кертмәделәр. Нигә алайса чакыру билетлары биргәннәр? Керәсе килә, күрәсе килә, карыйсыбыз — безнең татарларның гармуннары, шундый концерт, тыңлыйсы, карыйсы килә, елыйсы килә, кертмәделәр. Кешене аңлау булырга тиеш. Казан бәләкәй түгел, киенеп-ясанып килгән кешене керткәч, ул матур түгел, хөрмәт итмәү, бу хәл ямьсез. Мөселманча да түгел, кешечә дә түгел. Безнең халык әйбәт, матур, гадәтләре яхшы, бүтән андый хәл булмасын», — ди тамашачыларның берсе.

«82 яшьлек апаны кертмиләр».

«Безнең малай көн саен шуны тыңлап йокыга китә. Аны махсус алып килдек».

«Авиатөзелеш районыннан килдек. Икенче рәттә урын алып калдылар. Акча түләп керер идек, кертмиләр. Филармония йөзен күрсәтә. Берәрсе чыгып аңлатырга була. Без бит сарык бәрәннәре түгел. Урыннар бар дип әйтәләр, ә кеше кертмиләр. Балконнар буш дип әйтәләр. Бу мыскыл итү. Совет заманасындагы чират заманасына кайттык», — дип сөйли кешеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100