Филүс Каһировтан томат ашы рецепты
«Ашны табынга бирер алдыннан сыр уарга», дигән җырчы.
«Татар эстрадасы» аккаунтында Филүс Каһировтан томат ашы рецептын тәкъдим иткәннәр.
Томат ашы өчен: сарымсак, суган, помидор, петрушка, укроп, томат согы, зәйтүн мае, сыр, тоз, борыч.
Кәстрүлдә сарымсак, суганны вак кына турап зәйтүн маенда кыздырабыз;
Помидор, петрушка, укропны да турап, суган белән сарымсак өстенә салып кыздырабыз;
Томат согы салып, кайнатабыз. Шулпа өстибез;
Помидорны чистартып, турап шулпага салабыз;
Тоз, борыч салабыз;
Ашны табынга куяр алдыннан, өстенә сыр уабыз.