Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһировның улы:«Әника әтика белән бер-берегезне яратасызмы?»

Җырчының хатыны Эльмира Каһирова олы улларының «әника» һәм «әтика» дип йөрүен әйткән.

news_top_970_100
Филүс Каһировның улы:«Әника әтика белән бер-берегезне яратасызмы?»
Солтан Исхаков

«Олы улыбыз Айдар белән кызыклы сөйләшү булды», — дип язган Филүс Каһировның хатыны Эльмира һәм әңгәмәне инстадусларына тәкъдим иткән.

«Айдар: Әника әтика белән бер-берегезне яратасызмы?

Мин: Әлбәттә, улым! Бик яратабыз.

Айдар: Ә сез башка талашмыйсызмы?

Мин: Әлбәттә, улым. Без талашмаска бик тырышачакбыз.

Айдар: Сез ешрак үбешегез, кочаклашыгыз.

Мин: Яхшы, улым. Мин сине ишеттем. Шулай эшләрбез дә.

Айдар: Әгәр сез әрләшсәгез, мин дә сезне әрләячәкмен.

Мин: Яхшы, Айдар! Андый вакытта син безгә «җитте әрләшмәгез», дип әйт.

Айдар: Яхшы, әника! Тик мин ике тапкыр кабатламаячакмын!

Сезнең балаларыгыз белән нинди кызыклы сөйләшүләр булганы бар?» — дип сораган Эльмира Каһирова.

Эльмираның виртуаль дуслары баланың акыллы сүзләр сөйләвенә шаккаткан.

«Бала теле белән… Нинди акыллы! Безнең болай әйтергә төшебезгә дә керми. «Ешрак үбешегез», дип дөрес әйтә бит»;

«Шәп әйткән»;

«Ә безнең әти-әнигә шулай дип әйтергә баш эшләми инде. без бит ХХ гасыр балалары…» — дип комментарий калдырган алар.

Каһировлар гаиләсенә соклануларын белдереп язучылар да бар:

«Сез бик матур гаилә!», «Пар килгәнсез!».

«Мин сезне әрләшмисез дип уйлый идем», - дип язган Эльмираның бер виртуаль дусты.

«Мин дә башкалар турында шулай уйлыйм. Әмма андый кешеләр юктыр ул», - дип җавап биргән җырчының хатыны һәм үзе дә «Филүс, башка әрләшмибез», дип комментарий калдырган.

Бер ханым бала белән кызык сөйләшү турында язган:

«Зур әни (әби) ник карт» дип сораган нәни туганыма, ул күптән туган дип җавап биргәннәр. Бу сөйләшүдән соң ул әбинең җыерчыкларын караштырып, «зур әни, син бик күптәнге хатын» дигән».


Посмотреть эту публикацию в Instagram

«ДВА РАЗА Я ПОВТОРЯТЬ НЕ БУДУ!» ⠀ Буквально вчера у меня состоялся интересный разговор с нашим старшим сыном Айдаром. ⠀ Заранее поясню, что дети называют нас Әника и Әтика ⠀ А: «Әника, а вы с Әтикой любите друг друга?" Я: «Конечно, улым! Очень любим» А: «А вы можете не ссорится больше никогда?» Я: «Конечно, улым, мы очень будем стараться»? А: «Вы лучше почаще целуйтесь, обнимайтесь» Я: «Хорошо улым, я тебя услышала. Так и будем делать» А: «Если вы будете ругаться, я тоже буду на Вас ругаться» Я: « Хорошо Айдар! Если что, ты нам сразу говори - «хватит ругаться!» А: «Хорошо, Әника! Только ДВА РАЗА Я ПОВТОРЯТЬ НЕ БУДУ!» ? ⠀ #охужэтидети ❤️ Такие заботливые и умные? ⠀ Какие у Вас интересные разговоры случались с детьми??

Публикация от Эльмира Кагирова (@kagirovaelmira86)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100