Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһировка Башкортстанның атказанган артисты исемен биргәннәр

Җырчы бу хакта Инстаграм аккаунтында хәбәр итте.

news_top_970_100
Филүс Каһировка Башкортстанның атказанган артисты исемен биргәннәр

Җырчы Филүс Каһиров шатлыгы белән уртаклашты. Бүген аңа Башкортстан Республикасының атказанган артисты исемен биргәннәр.

«Башкортстанның атказанган артисты дигән исемгә лаек булдым бүген! Әлбәттә, бу көн минем тормышымда истәлекле вакыйга булып калачак. Олы рәхмәтләремне әти-әниемә, укытучыларыма, якташларыма, гаиләмә, Башкортстан республикасының җитәкчелегенә, аеруча республиканың башлыгына һәм, әлбәттә барлык тамашачыларыма җиткерәм!

Форсаттан файдаланып туган ягым Башкортстанны республика көне белән тәбрик итәм!!! Исән-имин булыйк!» — дип язган ул Инстаграм аккаунтында.

Тамашачылары җырчыны котлап йөздән артык комментарий язган.

«Котлыйм Сезне, сезгә бөтендөнья атказанган исеме бирсәләр дә аптырамас халык, сез аңа да лаек кеше», «Котлыйм! Татар яшәгән һәр төбәктән мондый исем бирдертергә кирәк синдәй җырчыларга!», «Әле генә биргәннәренә аптырап утырам, элбәттә күптән кирәк иде. Молодец! Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән артист бит син! Синдәге моң!», «Котлыйм, әллә кайчан бирәсе иде, халык артистын бирергә кирәк сезгә, уңышлар», — дип язучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100