news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров Сәкинә Шәймиевага багышланган җыры белән актанышлыларны елатты

26 август көнне Актаныш районында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бюсты ачылды.

news_top
Филүс Каһиров Сәкинә Шәймиевага багышланган җыры белән актанышлыларны елатты
Владимир Васильев

Бу тантаналы чарада Филүс Каһиров Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә ханымның якты истәлегенә багышлап җыр башкарды. Филүс Каһиров җырлаганда экранга Минтимер һәм Сәкинә Шәймиевләрнең фотолары чыгып барды. Җырның сүзләре күңелләргә үтеп керә торган иде, күпләр күз яшьләрен тыя алмады.

Югалттым мин сине - бердәнберем,

Кемгә ачыйм йөрәк серләрен?

Моңсулана җаным, юксынамын

Чәчәк атмый синсез гөлләрем.


Хыялымда очам үткәннәргә,

Иң бәхетле парлы чагыма.

Тәрәзә төбем бушап калган кебек,

Яраннарым да сине сагына.


Йолдызларга карап моңаемын

Берьялгызым калган чагымда.

Күз алдымда назлы карашларың

Син яшисең, бәгърем, җанымда.


Матур үттек тормыш юлын бергә,

Йолдызым син күңелем күгендә.

Җаннарыма нурлар сирпеп янды

Җан җылыңны тоям бүген дә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар