Филүс Каһиров Ришат Төхвәтуллинның бер кыз белән төшкән видеосын күрсәтте
5 июльдә Лаеш муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Гайниевка 30 яшь тулды. Бу уңайдан ул гаилә дусларын, иптәшләрен туган көнен бәйрәм итәргә чакырган. Алар арасында җырчы-пародист Данир Сабиров, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, җырчы Ришат Төхвәтуллин да бар.
![Филүс Каһиров Ришат Төхвәтуллинның бер кыз белән төшкән видеосын күрсәтте](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/7/8/ecf9bb4fd185c3e81af111b0815de41d474b215a077c50165f2c35060aff.jpg)
Филүс Каһиров үзенең инстаграм битендәге сторизында туган көн мәҗлесеннән бер өзекне төшереп алган. Шунысы ачык күренә: Ришат Төхвәтуллин янында бер кыз утыра. Филүс Каһиров төшереп алган өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез.