Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров: Рәнҗеп яши алмыйм, намусым кушмый!

"Интертат" электрон газетасында Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның җырчы Филүс Каһировка булган шелтәсе турында материал чыкканнан соң, укучыларыбыздан, социаль челтәрләрдә безне күзәтеп баручылардан күп фикерләр килде - берәүләр Зәһрә ханымның теләге дөрес дип саный, икенчеләр исә аңа катгый каршы чыга. Исегезгә төшерик: Зөһрә Сәхәбиеваның шелтәсе Филүс Каһировның Хәйдәр Бигичев җырларын рөхсәтсез җырлавына риза булмавыннан гыйбарәт. "Аның җырларын кабатларга кирәкми, Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар", - дигән иде ул "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында. Инде Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның да бу шелтәгә карата фикерен сорадык.

news_top_970_100
Филүс Каһиров: Рәнҗеп яши алмыйм, намусым кушмый!

- Филүс, сез ретро җырларны яздырып дисклар чыгарган вакытта һәм җырны сәхнәдән башкарганда аның кем репертуарыннан булуын әйтәсезме?

- Аудиодисклар, альбомнар чыгарганда, җырның кем репертуарыннан булуын күрсәткәнем юк. Әйтик, "Китмә, сандугач" җырын гына алыйк. Рөстәм Яхин көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре дип язганнан соң, җәя ачып Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев репертуарыннан дип һәрберсен атап язып булмый бит инде?! Концертларымда мин сәхнәдән башкарган җырларның кем репертуарыннан булуын һәрвакыт әйтәм. Тамашачылар шаһит. Халык җырлары, ретро җырлар, классик әсәрләр - татар сәнгатенең байлыгы ул. Аларны башкарыр алдыннан кемнән дә булса рөхсәт сорау кирәк дип санамыйм.

- Сез Зөһрә Сәхәбиева белән нинди мөнәсәбәттә?

- Зөһрә апа белән начар мөнәсәбәттә булганым юк. Аның белән тәүге тапкыр күрешкән көнне әле дә хәтерлим. "Энем, мин синең җырлаганыңны күрдем. Хәйдәр абыеңның тавышын ишеткән кебек булдым, рәхмәт. Киләсе очрашуга Хәйдәрнең язмаларын да алып килермен", - диде. Икенче тапкыр Зөһрә апа белән радиода күрештек. Ул анда миңа Хәйдәр абыйның дискларын бирде. "Хәйдәр абыеңны тыңла. Аның җырлары, җырлавы һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды. Алга таба да шушы юнәлештә иҗат итәргә тырыш, юлыңнан тайпылма", - диде. Зөһрә апа кебек зур җырчыдан шундый җылы сүзләр ишеткәч, мин, әлбәттә, канатланып китеп шул җырларны җырларга тотындым. Тик, кызганыч, күптән түгел генә басылып чыккан интервьюсындагы сүзләренә төшенә алмадым. Ни өчен ул үпкәсен үземә турыдан-туры шалтыратып әйтмәде икән? Әлегәчә бу сорауга җавап таба алганым юк...

- Әңгәмәне укыганнан соң Зөһрә Сәхәбиева белән үзегез элемтәгә кермәдегезме?

- Юк. Дөресен генә әйткәндә, мин әлегә нәрсә дип сүз башларга белмим.

- Ә бит кайчан да булса сезгә күзгә-күз очрашырга туры киләчәк...

- Һичшиксез, без күрешәчәкбез һәм сөйләшәчәкбез. Иң мөһиме, мин аңа үпкәләмим дә, рәнҗемим дә. Зөһрә Сәхәбиеваны бик хөрмәт итәм. Аның татар сәнгатенә керткән өлеше гаять зур.

- Гаебең булмаса да гафу сорап, үзара аңлашып алу комачауламас иде кебек. Сез ничек уйлыйсыз?

- Дөрес, килешәм. Без барыбыз да татар җыр сәнгате казанында кайныйбыз. Дошманлашып яшәү матур түгел, ул кешене бизәми. Үзем кешегә үпкә саклап, рәнҗеп яши алмыйм, намусым кушмый...

Бу темага Рәшит Сабиров фикерен дә укыгыз: "Зөһрә ханым, Филүс синең улыңмы әллә, рәнҗергә?" - Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның Зөһрә Сәхәбиева сүзенә җавабы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100