news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров "Әнкәй, синең куллар" җырын башкара

"Әнкәй, синең куллар" җырын Филүс Каһиров башкара.

news_top
Филүс Каһиров "Әнкәй, синең куллар" җырын башкара

"Әнкәй, синең куллар"
Әнгәм Атнабаев сүзләре
Гали Ильясов көе


Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биреп,
Үзе коры калган куллар ул.

Синең куллар, керләремне юып,
Тупасланып беткән куллар ул.
Утта пешеп, салкыннарда өшеп,
Сөялләнеп беткән куллар ул.

Унбиш яшьлек кызлар кулына да
Алыштырмам синең кулыңны.
Шул кулларың белән тагын бер кат
Иркәләче, әнкәй, улыңны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар