Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров: «Мин бер якка, ул икенче якка озак кына очып бардык»

Җырчы инстаграм сәхифәсендә балачактагы кызыклы хатирәләре белән уртаклашкан.  ⠀

news_top_970_100
Филүс Каһиров: «Мин бер якка, ул икенче якка озак кына очып бардык»

Җырчы Филүс Каһиров үзенең инстаграм сәхифәсендә балачак хатирәләрен искә төшерергә ярата. Бу көннәрдә инстадусларына тагын бер кызык истәлек сөйләгән ул.

«Бүген иртә белән уянып киттем дә, кисәк кенә уйларым белән бала чагымның бер мизгеленә кайттым. Кайттым да, кисәктән шаркылдап көлеп тә җибәрдем. „Юләр сыман иртә таңнан ник көләсең син?“ — дип хатын сорагач, көлә-көлә сөйләп бирдем бу хәлне. Сезгә дә җиткерәсем килә, җәмәгать», — дип башлаган ул сүзен.

«Яшьтәшем, балачактагы иң якын дустым Данис белән «сәпит»ләребезгә утырдык та, киттек күрше авылның буасына су керергә. Югыйсә, безнең авылда да елга бар инде барын, юк, безгә күрше авылның тирән буасында коенып кайтырга кирәк, имеш. Безгә ул вакытта 9-10 яшь тирәсе иде. Рәхәтләнеп туйганчы йөзеп, ярларыннан сикереп, тәмам арыганнан соң, кайтырга чыктык.

Бераз гына яңгыр сибәләп киткән иде. Юл читендә яткан бауны күреп алдым да, кисәктән бер уй килде башыма. Имеш, минем сәпит ватылган да, Данис мине шушы бау белән тагып алып кайтырга тиеш. Олы шоферлар кебек кыланабыз, янәсе. Тигез юлдан 1-2 чакрымны яхшы гына үткәннән соң, тауга түбән төшә торган урынга килеп җиттек. Менә, җәмәгать, алдагысын бүгенге көнгә тикле аңламыйм да аңлатып та бирә алмыйм. Нишләптер, шул вакытта мин Данисны узарга булдым. Әкрен генә куып тоттым тегене. Данис миңа шардай кабарган күзләрен төбәгән иде. «Нишлисең син, юләр? Алай ярамый!» — дигән сүзләрен генә ишетеп калдым аны үтеп киткәндә. Тиздән мин бер якка, ул икенче якка таба, озак кына очып бардык.

Берникадәр вакыт, ушыбызга килә алмыйча, бер-беребезгә карап утырдык. Соңрак минем кылган юләрлектән шаркылдашып көлештек тә, кайту юлын дәвам иттек. Баусыз гына», — дип язган ул. 

Филүс сөйләгәннәргә инстадуслары да бик теләп кушылып киткәннәр. Күп итеп мәк ашап, эч авыртып чирләүләрен, агач ботагыннан егылып төшүләрен, кыш көне тимергә телләре ябышып калуларны һәм башка балачактагы шуклыкларын исләренә төшергәннәр алар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Балачактан кызыклы бер хәтирә...? ⠀ Буген, иртә белән уянып киттем дә, кисәк кенә уйларым белән балачагымның бер мизгеленә кайттым...Кайттым да кисәктән шаркылдап көлеп тә җибәрдем."-Җүләр сыман, иртә таңнан ник көләсең син?"-дип хатын сорагач, көлә-көлә сөйләп бирдем бу хәлне.Сезгә дә җиткерәсем килә,җәмәгать. ⠀ Яшьтәшем, балачактагы иң якын дустым -Данис белән, "сәпит"ләребезгә утырдык та киттек күрше авылның буасына су керергә...Югыйсә, безнең авылда да елга бар инде барын, ююююююк бит безгә күрше авылның тирән буасында коенып кайтырга кирәк, имеш...?Безгә ул вакытта 9-10 яшь тирәсе иде.Рәхәтләнеп, туйганчы йөзеп, ярларыннан сикереп, тәмам арыганнан соң кайтырга чыктык... ⠀ Бераз гына яңгыр сибәләп киткән иде. Юл читендә яткан бауны күреп алдым да, кисәктән бер уй килде башыма...Имеш тә минем сәпит ватылган да, Данис мине шушы бау белән тагып алып кайтырга тиеш. Олы шофёрлар кебек кыланабыз янәсе.?Тигез юлдан 1-2 чакрымны яхшы гына үткәннән соң?, тау түбән төшә торган урынга килеп җиттек...?Менә җәмәгать алдагысын бүгенге көнгә тиклем аңламыйм да аңлатып та бирә алмыйм...? Нишләптер, шул вакытта, мин Данисны узарга булдым...? Әкрен генә куып тоттым тегене, Данис шул вакыт миңа, шардай кабарган күзләрен төбәгән иде."- Нишлисең син,җүләр? Алай ярамый!!!"- дигән сүзләрен генә ишетеп калдым, аны үтеп киткәндә...Тиздән мин бер якка, ул икенче якка таба, озаааааак кына очып бардык...? ⠀ Берникадәр вакыт, ушыбызга килә алмыйча, бер-беребезгә карап утырдык...Соңырак, минем кылган җүләрлектән шаркылдашып көлештек тә, кайту юлын дәвам иттек...Баусыз гына? ⠀ Ә сезнең нинди кызыклы хәтирәләрегез истә калган?? ⠀ p.s соңгы фотода без түгел))

Публикация от Кагиров Филюс (@kagirov.filyus)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100