Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров костюмнарын югалтмасын өчен, хатыны скотч белән бәйләп җибәргән

Җырчының киемнәрен аэропортта онытып калдырганы бар икән.

news_top_970_100
Филүс Каһиров костюмнарын югалтмасын өчен, хатыны скотч белән бәйләп җибәргән
Солтан Исхаков

Филүс Каһиров өч көнгә Сочига бара. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Видеода җырчы белән хатынының машинада баруы төшерелгән. Җырчының костюмнарын югалта торган гадәте бар икән. Бу юлы хатыны костюмнарны Филүснең үзенә бәйләп куйган.

«Соңгы тапкыр Мәскәүгә очканда костюмнарны аэропортта онытып калдырган идем. Бүген хатын бәйләп җибәрде», — дип яза Филүс үзе.

Видео кадрларында күренгәнчә, алар аэропортка керәләр. Хатыны берничә тапкыр: «Костюмнарны онытма», - дип кабатлый. Аэропортта костюмны Филүснең гәүдәсенә скотч белән бәйләп куйганнар.

Инстачылар «шәп», «була торган хәл», диләр. Сочига барасы килүчеләр дә табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100