news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров “Казакъ кызы сөйгәнем” җырын башкара

Филүс Каһиров “Казакъ кызы сөйгәнем” җырын башкара.

news_top
Филүс Каһиров “Казакъ кызы сөйгәнем” җырын башкара

"Казакъ кызы сөйгәнем"
Галимҗан Сәгыйдуллин сүзләре
Заһид Хәбибуллин көе

Ватаным, Татарстан,
Ямьле синең кырларың;
Белмим нигә, Казагыстан,
Колагымда чыңлый җырларың?

Гашыйк дала кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Ай, киң казакъ даласы,
Даласында матур баласы.
Бетәр иде күңел ярасы,
Тагын анда ничек барасы?

Гашыйк дала кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Казакъ кызы сөйгәнем,
Башканы һич сөймәмен.
Карлыган күзем, кыйгач кашым,
Синен белән хәсрәт күрмәмен.

Гашыйк дала кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Көт, матур кыз, килермен,
Тургайлар белән бергә.
Җирдә дуслар, күктә кошлар
Тату тормыш теләрләр безгә.

Гашыйк дала кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар