news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров "Җиз кыңгырау моңнары" җырын башкара

Филүс Каһировның "Мең рәхмәт!" хәйрия концертында башкарган "Җиң кыңгырау моңнары" (Әнгам Әтнабаев шигыре, Васил Хәбисламов көе) җырын карагыз!

news_top
Филүс Каһиров "Җиз кыңгырау моңнары" җырын башкара

"Җиз кыңгырау моңнары"
Әнгам Атнабаев сүзләре
Вәсил Хәбисламов көе


Урап-урап карлар күмә
Кышның озын юлларын,
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.

Җиз кыңгырау, көмеш моңнар
Уйлата синең хакта,
Синең хактагы уйларым
Яшьлеккә алып кайта,
Уйлата синең хакта.

Җиз кыңгырау моңнарында
Үткәннең тавышлары,
Очрашулар, кавышулар,
Аерылу сагышлары,
Үткәннең тавышлары.

Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.
Кая алып бара икән
Кышкы озын юлларым?

Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына,
Килер идем яшьлегемнән
Тик сине алып кына,
Атларда чабып кына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар